Шамил Хисаметдинов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 23:
}}
<small>{{мәгънәләр|Хисаметдинов}}</small>
'''Шамил Хисаметдинов''' – танылган татар көрәшчесе. [[классик көрәш|Классик (грек-рим)]] өслүбендә Олимпия чемпионы һәм ике тапкыр Дөнья чемпионы. Олимпия чемпионы [[Шәзам Сафин]] белән бер авырлыкта (68 кг) чыгыш ясый.
 
==Тәрҗемәи хәле==
Шамил Шәмсетдин улы Хисаметдинов [[1950 ел]]да [[Тула өлкәсе]]ндә шахтер гаиләсендә дөньяга килгән. Атасы Шәмси белән анасы Мөнирә икесе дә [[Татарстан]] белән [[Чуашия]] һәм [[Сембер өлкәсе]] кисешкән урындагы [[Каракитә]] дигән авылдан. Тула якларындагы Узловая дигән шәһәргә дә бу авыл егетләре 1930 елларда барып урнашып, урам-урам булып бергә оешып яшәгәннәр. Гаиләләрендә өч малай туып үсә: Шамил, Ришат, Имаметдин.
 
Бишенчедә укыганда, Узловаядагы шахтага институт тәмамлаган Анатолий Матвеевич Белоусов дигән тренер килә. Шамил аның секциясендә күнегүләр ала.
 
Вакыты җиткәч хәрби хезмәткә чакыртыла, [[Мәскәү өлкәсе]]ндә десант гаскәрендә хезмәт итә. Хәрби хезмәттән соң [[Подольски]] шәһәрендә килеп төрләнде.
 
[[1971 ел]]да Хисаметдинов беренче тапкыр илнең зурлар чемпионатында катнашты һәм көтмәстән җиңү яулады.
 
[[1972 ел]]да [[Советлар Берлеге]]нең классик көрәш чемпионатын [[Сембер]]дә уздыралар. Җиңүчеләрнең [[Җәйге Олимпия уеннары 1972|Мюнхенда үтәчәк Олимпия уеннарына]] барасы турында алдан ук әйтеп куялар. Үлчәүнең финалында данлыклы көрәшче Р. Руруа белән Ш. Хисаметдинов очраштылар. Грузин пәһлеванын келәмнән читкә ыргытып Хисаметдинов ике балл җыя һәм бер балл өстенлек белән җиңеп чыга.
 
==Мюнхендагы Олимпиада==
[[Мюнхен]]да «Ринг-халле» залында утыз илнең 197 батыры көч сынаша. Шамил чыгыш ясарга тиешле 68 килограммга кадәрге, ягъни беренче ярымурта үлчәү авырлыгында 23 илдән шулкадәр үк көрәшче. Шамил Хисаметдинов Мюнхенда өч көндәшен чистага, икесен баллар буенча, иң соңгы хәлиткеч очрашуда италияле Джан-Маттео Ранцины зур өстенлек белән җиңде.
 
Беренче очрашуда Мисырлы спортчыны коры исәп белән (7-0) җиңә.
 
Икенче әйләнештә дөнья һәм Аурупа чемпионы, дүрт ел элек узган Олимпиадада бронза медаль яулаган, җир шарындагы көчле көрәшчеләр арасында «румын тракторы» дип йөртелгән Симеон Попеску каршы чыгуга ук көндәшенә тын алырга да ирек бирмичә, бер-бер артлы ике алым кулланып, дүрт балл ала.
 
Төрек көрәшчесе Сәет Хизирли белән көрәш авыр бирелгән Шамил нинди генә алым кулланырга омтылмасын, көндәше аның уен шундук аңлап ала, һәр юлы аңа каршы торырлык алым куллана. Ниһаять, Хисаметдиновка көндәшен арткы яктан күтәреп алырга җай чыга. Кыенлык белән булса да, ул аны 3-0 исәбенә бирелдерә.
 
Чираттагы көндәш — поляк Анджей Супронь. Өч минут дигәндә Хисаметдиновка чиста җиңү бирелә.
 
Шулай итеп, Шамил инде иң көчле өч көрәшче арасында. Бу ким дигәндә бронза медаль кесәдә дигән сүз. Болгарияле Стоян Апостолов — икешәр тапкыр Аурупа һәм дөнья чемпионатларында, шулай ук [[Җәйге Олимпия уеннары 1968|Мехикодагы Уеннарда]] да катнашкан, монда да өч көндәшен чистага, берсен баллар буенча җиңгән бик тәҗрибәле көрәшче. Көрәш вакыты чыккан вакытта Хисаметдинов көндәшен янбашы аша тәгәрәтә дә үзе аның өстенә төшә. Судьялар моның өчен аңа тагын бер балл бирәләр — 4:3.
Юл номеры - 51:
Финал очрашуы италияле Джан-Маттео Ранци белән. Хисаметдинов бу көндәшен зур өстенлек, коры исәп — 4:0 белән бирелдерә. Бу җиңү Хисаметдиновка алтын медаль китерде, Апостолов көмеш медаль алды, [[Италия]] көрәшчесенә бронза медаль бирделәр.
 
Шамилнең лидерлык һәм педагог сыйфатлары ачыла. 1973 елны ул СССР җыелма командасының капитаны итеп сайлана.
 
Ул елларда Ш. Хисаметдинов Аурупа беренчелегендә, дөнья чемпионатында, Мәскәүдә үткән [[Универсиада]]да да чыгыш ясады, бу бәйгеләрнең барысында да җиңеп чыкты.
 
[[1974 ел]]да [[Мадрид]]та узган Аурупа чемпионатында беренчелекне яулый. ГДР командасыннан Ханс Велингны, болгарияле Нетко Недевны, югослав Дальянович, швед Скольд һәм поляк Супроньны җиңә.
 
[[1972]]-[[1975]] елларда аның илдәге ярышларда да, халыкара бәйгеләрдә дә бер генә тапкыр да җиңелгәне, ялгышып кына булса да 2нче урынга калганы булмады. Дөрес, 1974 елда аңа да дөнья чемпионы исемен башка көрәшчегә — Нельсон Давидянга бирергә туры килде.
 
Авыру аны ярты елга спорттан аера. [[1975 ел]]ның сентябрь урталарында беренче тапкыр Советлар Берлегендә — [[Мински]]да узган дөнья чемпионатында катнашты. Монда да җиңел булмады беренчелекне алу. Болгарлар бу юлы аңа каршы яңа көрәшчеләрен — Биня Чифудовны куйдылар. Грек Стефанос Иоанидос белән көрәшкәндә Хисаметдиновка хәтта «күперчек»кә дә ятарга туры килде, көндәшенең астыннан шуып чыгуы белән генә җиңелүдән котылып калды. Тамашачының үзенә карата булган җылы карашын америкалы Патрик Маррейны җиңеп кенә кире кайтара алды ул. Аннары яңадан поляк Супрон белән очраштылар. Ул барлык көндәшләрен дә чистага, аркаларына салып, «туше» белән җиңде, техник яктан да, тактик яктан да барысына караганда да остарак булуын күрсәтте.
Юл номеры - 64:
 
==Тренерлык эшендә==
Көрәш белән араны өзгәм дигәндә генә аны элекке Пархоменко – бу вакытта СССР Спорт комитетында идарә җитәкчесе булып эшләгән остазы эзләп тапты. Һәм Хисаметдиновны СССР җыелма командасының баш тренеры булып дәвам итәчәген әйтте.
 
[[1978 ел]]да Шамил Хисаметдинов җитәкләгән ил җыелма командасына керүче ун көрәшченең берсе дә Мексикада үткән дөнья чемпионатында медальсез калмады, алтысы — алтын, берсе — көмеш, өчесе бронза медаль алып кайтты. Шул елда СССР Спорт комитеты команданың баш тренеры Шамил Шәмсетдин улы Хисаметдиновка «СССРның атказанган тренеры» дигән мактаулы исем бирде. Тагын бер елдан дөнья беренчелегенә Американың [[Сан-Диего]] шәһәрендә узган ярышта да дүрт алтын, өч көмеш медаль яуланды.
 
Шамил Хисаметдинов баш тренер булып торганда аның кул астындагы җыелма командада Мәскәүдән [[Фәрхәт Мостафин]], [[Казакъстан]]нан [[Шамил Сериков]], Себердән [[Тимерҗан Кәлимуллин]], [[Мордовия]]дән Наил Әлмәшев, [[Рафаил Насибуллов]], [[Башкортстан]]нан [[Риф Гайнанов]], [[Чиләбе]]дән Нурмөхәммәт Хәерзаманов кебек татар егетләре көрәште. Соңрак аларга [[Сембер]]дән [[Минсәет Таҗетдинов]], Татарстаннан Раиф Арсланов, Таһир Кәримов килеп кушылды.
 
[[1980 ел]]да [[Җәйге Олимпия уеннары 1980|Мәскәүдә узачак Олимпия уеннары]] алдыннан Хисаметдинов ил җыелма командасын башка тренерга тапшыра, ә үзе РСФСР командасын җитәкләргә алына. Ул шунда ун елдан артык, 1990 елда өч еллык хезмәт килешүе төзеп чит илгә киткәнче эшләде.
 
Берара [[Швеция]]дә яши, [[Гетеборг]]та ике клуб һәм җыелма команда көрәшчеләрен ярышларга әзерли.
 
[[2010 ел]]дан – Русия [[билбаулы көрәш]] Федерациясе президенты.
Юл номеры - 79:
* [http://www.archive.gov.tatarstan.ru/magazine/go/anonymous/main/?path=mg:/numbers/2011_1_2/15/01/ Көрәштәге асылташ]
 
{{DEFAULTSORT:Хисаметдинов, Шамил}}
[[Төркем:көрәшчеләрКөрәшчеләр]]
[[төркемТөркем:Олимпия чемпионнары]]
[[Төркем:ССРБ атказанган спорт осталары]]
[[Төркем:Татар спортчылары]]
[[Төркем:Русия спортчылары]]
 
{{DEFAULTSORT:Хисаметдинов, Шамил}}