Аксак Тимер: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 45:
Алтын Урда тәхетенә утыру Туктамыш үзенчә идарә итәргә күнегеп китә һәм Аксак Тимернең дошманына әверелә. Көч сынашырга туры киләчәген һәркайсы аңлый. Сугышның беренче билгеләре 1385 елда Азербайҗан тирәләрендә күренә башлый: Аксак Тимерне андагы байлык җәлеп итә, ләкин ул дошманында гаскәр ишлерәк икәнне абайлап ала, сугышырга базмый. Көч сынашу 1388 елны Күк Урданың көнчыгыш чигендә булып ала, тик бер генә якка да файда китерми. Хәрәзем халкының Туктамышка ярдәм иткәнен күреп, Аксак Тимер тәмам котыра һәм борынгы мәдәният үзәге булган Үргәнечне таларга, җимерергә әмер бирә.
 
Туктамыш белән Аксак Тимер арасындагы [[Кондырча елгасы буендагы сугыш|бик зур сугыш]] 1391 елның 18 июнендә Алтын Урданың үзәгендә - Иделнең сул ягындагы [[Кондырча]] елгасы буенда (хәзерге [[Самар өлкәсе]]ндә) була. Гаскәрләр тигез диярлек - һәр яктан да 200 мең кеше катнаша. Баштарак татарлар җиңәр, дошман гаскәрен чолгап алып тар-мар китерер сыман тоела. Әмма Аксак Тимернең сугышны яңача алып баруы, талантлы полководец булуы җиңүгә китерә. Өстәвенә, Туктамышның кайсыбер гаскәр башлыклары хыянәт итә - дошман ягына чыга. Тарихи чыганаклар әйткәнчә, Туктамышның ярты гаскәре диярлек сугыш кырында ятып кала. Аксак Тимер дә күп кешесен югалта, шуңа күрә, сугыш кырында җиңүгә ирешсә дә, Сарайга барып җитми, көнбатышка яу чапмый, хәтсез трофей кулга төшереп һәм шактый күп дошман сугышчысын әсир итеп, Сәмәркандына кайтып китә.
 
Ләкин шундый зур югалтулардан соң да Туктамыш яңадан көчле гаскәр туплый ала. Янә дүрт елдан соң, 1395 елның 15 апрелендә, Төньяк Кавказның Төрек (Терек) елгасы буенда бу дошманнар кабат очраша. [[Кондырча]] елгасы буендагы сыман, баштарак татарлар оста гына сугышалар, әмма дошман гаскәренә азаккача каршы тора алмыйлар - җиңеләләр. Шуннан Туктамыш төньякка, Болгар ягына кача. Аны эзәрлекләп килеп, Аксак Тимер күптәнге хыялын тормышка ашыра - Алтын Урданың башкаласы Сарай-Бәркәне, тагын күп кенә әһәмиятле шәһәрләрен җимерә-җимерә Кырымга чаклы барып җитә. Сарай-Бәркә, Гөлстан, Үкәк, Бәлҗәмин, Маҗар кебек шәһәрләрне тәмам кырып ташлый, җир белән тигезли.