Һарун Таҗиев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 39:
Һарун Таҗиевның улы [[Фредерик Лавашри]] китабында әтисенең 1936 елда [[Берлин]]да узачак җәйге Олимпия уеннарында Бельгия университеты исеменнән катнашырга чакырылганлыгы турында яза. Ләкин ул үзенең һәм, шул исәптән, коммунистик фикерле әнисенең сәяси карашлары аркасында, бу чакырудан баш тарта. Ничек инде Гитлер иленә барасың?! Фредерик Лавашри фикеренчә, аның әтисе вулкан бомбалары яңгыры һәм вулкан газлары атмосферасында, яшәү белән үлем чигендә бик зур ачышлар ясаган. Бүгенге көндә [[ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы]] исемлегенә кергән, һәрдаим янып торган [[Этна вулканы]] – аның лабораторияләренең берсе булган. Фредерик Лавашри әтисенең фәнни мирасы әле өйрәнелеп бетмәгән һәм тагын бер кат дөньяви танылуга лаек, дип исәпли.
 
Әмма мәшһүрлек өчен актив граждан булу, зур [[галим]], [[язучы]], документаль кино остасы һәм талантлы спортчы булу гына да җитмидер, күрәсең. [[Француз]]ларның аерым хөрмәт-яра туларын казану өчен харизмалы, сөйкемле сөякле, үзенчәлекле кеше булу да зарур. Һарун Таҗиевның данын [[Франция]]дәге бары бер-ике галим даны белән генә чагыштырып булыр иде. Алар: танылган галим, океанолог [[Жак-Ив Кусто]] һәм фәкыйрьләр өчен «Эммаюс» фондын булдырган аббат Пьер. Бер чорда яшәгән һәм эшләгән әлеге өч шәхес күп еллар дәвамында Франциянең мәшһүр кешеләре исемлегеннән (илле кешедән торган исемлек) төшми. Аларның икесе: [[Жак-Ив Кусто]] һәм [[аббат Пьер]] – төп французлар.
 
1953 елда, Франциядә урнашып, 1971 елда француз гражданлыгына ия була.
 
Һарун Таҗиев [[1998 ел]]ның [[2 февраль|2 февралендә]] [[Париж]]да вафат була, [[Пасси]] зиратында җирләнгән.
 
== Һарун Таҗиевның нәсел чыгышы ==
Һарун Таҗиевның чыгышы [[татар морзалары]] нәселенә барып тоташа. Бөек вулканологның Ташкентта яшәүче туганнары хәбәр итүенчә, Сабир Таҗиев чыгышы белән борынгы Дашкиннар нәселеннән (нәсел җебе 400 елдан артыкка сузыла). Элек морзалар үзләренә беркетелгән җирләр хисабына патша хезмәтен үтәргә тиеш булган. Шул хезмәттән качу максатыннан, Сәйфетдин һәм Шәмсетдин Дашкиннар [[Пенза өлкәсе]]нең [[Краснослободск өязе]]нең [[Дашка]] авылыннан Урта Азиягә күчеп килә.