Шәйхи Маннур: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Derslek (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 26:
== Тормыш юлы ==
 
[http://www.millattashlar.ru/index.php/%D0%A8%D0%B0%D0%B9%D1%85%D0%B8_%D0%9C%D0%B0%D0%BD%D0%BD%D1%83%D1%80 Шәйхи Маннур] ''(Шәйхелислам Фәрхулла улы Маннуров)'' [[1905 ел]]ның [[15 гыйнвар]]ында элекке [[Казан губернасы]] [[Мамадыш өязе]] (хәзер [[Татарстан]]ның [[Мамадыш районы]]) [[Тулбай]] авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылында һәм күрше авылдагы мәдрәсәдә ала. Аннары күрше [[Шәмәк (Мамадыш районы)|Шәмәк авылы]] авылында ачылган мәктәптә һәм [[Мамадыш]] шәһәрендәге [[педагогия]] курсларында укый. [[1921 ел]]да аның әтисе гаиләсе белән [[Кузбасс]]тагы [[Анжеро-Судженск|Әнҗерә- Судженка]] шахталарына күчеп китә. Шунда Шәйхи Маннурның хезмәт юлы башлана. Ул [[1923 ел]]да [[Свердловск]]идагы бер еллык совет-партия мәктәбендә укый, биредә чынлап торып әдәби иҗат эшенә керешә. [[Урал]] төбәге [[татарлар]]ы өчен чыгарылган газета-журнал битләрендә, соңга таба [[Казан]] һәм [[Мәскәү]] [[татар]] көндәлек матбугатында аның күп кенә шигырьләре һәм әдәби язмалары дөнья күрә.
 
[[1924 ел]]дан Маннур өч елга якын [[Себер]]нең төрле төбәкләрендә яши һәм эшли. [[1927 ел|1927]]-[[1929 ел]]ларда армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, [[Донбасс]] якларына китеп, металлургия заводында – эшче-прокатчы, шахтерлар мәктәбендә – укытучы-ликбезчы һәм ДнепроГЭС төзелешендә бетончы хезмәтендә була. Бу елларда Шәйхи Маннурның иҗат эшчәнлеге аеруча активлаша. Ул «Колчеданлы таулар өстендә» ([[1929 ел|1929]]), «Чуен ташкыннар» («Чугунные потоки») ([[1930 ел|1930]]), «Бетончылар җыры» ([[1932 ел|1932]]) исемле беренче поэмаларын һәм күп санлы лирик шигырьләрен яза. Аның бер-бер артлы шигырь җыентыклары басылып чыга. [[Мәскәү]]дә, «Эшче» газетасы редакциясендә эшләп алгач, Маннур [[Казан]]га килә һәм [[1933 ел|1933]]-[[1937 ел]]ларда [[Казан педагогика институты]]нда укый. [[1934 ел]]да аның атаклы «Гайҗан бабай» һәм тагын бер елдан «Меңнән бер кичә» поэмалары языла. [[Бөек Ватан сугышы]] башлангач, шагыйрь үзе теләп фронтка китә, хәрби газеталарда эшләп, күп санлы хәбәрләр, очерклар, шигырьләр бастыра. Сугыштан соң, [[1946 ел|1946]]-[[1948 ел]]ларда Маннур [[Казан]]да [[Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры]]ның әдәби бүлек мөдире булып эшли, ә [[1949 ел]]дан профессиональ язучылык хезмәтенә күчә.