Туфан Миңнуллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 57:
== Драматургия ==
[[Рәсем:Әлмәндәр.jpg|right|300px|thumb|Туфан Миңнуллин тудырган мәшһүр образ — Әлдермеш авылыннан Әлмәндәр (Рольне [[Шәүкәт Биктимеров]] башкарган)]]
[[70 ел|70-нче елларда]] Туфан Миңнуллинның рәссам-драматург буларак иҗади йөзе формалашу, табигый талантының үзенчәлекле рәвештә ачылып китү һәм шәхси сыйфатларга байый бара. Драматург форма һәм эчтәлек өлкәсендәге эзләнүләрен тагы да тирәнәйтә төшә, тормыш материалын, үзен кызыксындырган, борчыган иҗтимагый һәм әхлак проблемаларын сәнгатьчә хәл итү, заман кешесенең рухи дөньясын, яшәеш фәлсәфәсен укучыга, тамашачыга үтемлерәк, тулырак итеп җиткерү өчен сәхнә әдәбиятының төрле жанрларына һәм алымнарына мөрәҗәгать итә, иҗтимагый тормышның төрле-төрле темаларын кузгата. Әдипнең иҗади активлыгы бермә-бер көчәя. [[1970]]-[[1983]] еллар1983еллар арасында аның [[Татар академия театры]] сәхнәсендә тугыз пьесасының («Диләфрүзгә дүрт кияү» (1972), «Ир-егетләр» (1971), «Канкай угылы Бәхтияр» (1974), «Әлдермештән Әлмәндәр» (1976), «Дуслар җыелган җирдә» (1977); «Адәм баласына ял кирәк» (1979); «Моңлы бер җыр» (1981); «Монда тудык, монда үстек» (1982); «Әниләр һәм бәбиләр» (1983); Әлмәт дәүләт драма театрында — дүрт («Диләфрүзгә дүрт кияү» (1971); «Ай булмаса, йолдыз бар» (1977); «Яшьлегем — җүләрлегем» (1978); «Бәйләнчек» (1982)); [[Татар дәүләт драма һәм комедия театры]]ндатеатрында — биш («Үзебез сайлаган язмыш» (1973); «Уйланыр чак» (1973); «Китәр юлың еракмы?» (1975); «Ак тәүбә, кара тәүбә» (1976); «Кырларым-тугайларым» (1978)) пьесасының премьерасы була<ref>“Әдипләр.Народ.ру” сайты</ref>.
 
Туфан Миңнуллин пьесаларының уңышы аларда сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы, реалистик нигезе белән аңлатыла. Язучы тормышны, аның үзгәрүле агышын нечкә сиземли, анда әледән-әле туып торган әхлакый һәм мөһим социаль мәсьәләләрне оста тотып алып, аларны конкрет материал җирлегендә заманча яңгырашлы, сәнгатьчә тәэсирле-гыйбрәтле итеп сурәтли белә. Автор күпчелек әсәрләрендә олы фәлсәфи категорияләр турында — кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе, аның җәмгыять Һәм үз алдындагы гражданлык җаваплылыгы, әхлакый сафлыгы, намуслылыгы, туган җиргә, Ватанга тугрылыгы, үз халкының үткәненә ихтирамы һәм киләчәгенә ышанычы турында сүз алып бара.