Үзәк диния нәзарәте: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: наместниклыгы → {{comment|калгайлыгы|наместниклыгы}} using AWB
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 21:
[[1948 ел]]ның октябрь аенда эчке Русия вә Себер мөселманнарының Үзәк Диния Нәзарәте үзенең IV корылтаен үткәрә. Мондый съездның өченчесе һәм соңгысы [[1926 ел]]да, ягъни Совет дәүләте дингә карата түземле сәясәт алып барган вакытта уздырыла. Әлеге корылтайда Казан мөхтәсибе Кадыйров [[Татарстан]]дагы 30 мәчетсез мулланы рәсми рәвештә теркәргә кирәк дигән тәкъдим белән чыга. Аларны "санитар муллалар" дип йөрткәннәр. Кадыйров бу уңайдан [[Татарстан хөкүмәте каршындагы дин эшләре шурасы|Дини Культлар эше буенча Советы]] вәкиле [[Хәбиб Багаев|Багаев]] белән сөйләшкәнлеген һәм аның каршы булмаганлыгын хәбәр итә. Кадыйровны башка төбәк мөхтәсибләре дә яклап чыгалар. Ләкин мөфти Рәсүлев, хөкүмәт вәкиле белән киңәшләшкәннән соң, мәчетсез муллаларны билгеләүне туктатырга кирәк, дип чыгыш ясый. Бу күренешне Диния Нәзарәтенең яңа уставы тыя.
 
Шул ук [[1948 ел]]да [[ССРБ Министрлар Шурасы|СССР Министрлар Шурасы]] каршындагы Дини культлар эше буенча Совет үзенең барлык җирле вәкилләрен дини оешмаларны теркәмәскә кисәтә. Совет хөкүмәтенең дингә каршы көрәше кабат [[1950 ел]]дан соң, мөфти Г.Рәсүлев вафат булгач көчәеп китә. [[1950]]нче елларның башыннан алып мәчет-мәхәлләләрне теркәү мөмкин булмый башлый.
 
=== Хәзерге чор ===