Ризаэддин Фәхреддин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ryanag кулланучысының (бәхәс) 2004679 үзгәртүеннән баш тарту
Kitap (бәхәс | кертем)
Яклау кирәк
Юл номеры - 27:
== Биография ==
=== Бала чагы ===
Ризаэтдин Фәхретдин [[1859 ел]]ның [[13 гыйнвар]]ында [[Самар губернасы]]ның Бөгелмә өязе (хәзер [[Татарстан]]ның [[Әлмәт районы]]) [[Кичүчат]] авылында туган. Әтисе Фәхретдин Сәйфетдин улы шул авылның имамы булган. Ризаэтдин иң беренче сабакларын 5-6 яшьлек вакытында әнисе Мәһүбә абыстайдан алган. [[1867 ел]]ның көзеннән [[1868 ел]]ның язына кадәр, җизнәсе Гыйльман Кәримигә ияреп барып, [[Чистай мәдрәсәсе]]ндә укыган. Гыйльман хәзрәт [[Миңнебай|Миңлебай авылына]] имам итеп билгеләнү сәбәпле, Ризаэтдин башка елларда ерактагы Чистайга укырга бармаган, үзләренә якынрак Түбән Шәлчәле авылы мәдрәсәсенә 1869 елда барып, анда нигезле белем алган. Мәдрәсәнең югары сыйныфларына җиткәч, кечерәк сыйныф шәкертләренә үзе дә сабак укыта башлаган. [[1889]] елның язына хәтле ул Шәлчәле мәдрәсәсендә хәлфәлек итеп, шәкертләргә белем биргән.
 
=== Казан ===