Бүздәк районы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
18mk (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
{{ Административ берәмлек
| Исем = Бүздәк районы
|Герб= Coat_of_Arms_of_Buzdyak_rayon_(Bashkortostan).png
|Гербның астагы язуы=
Юл номеры - 29:
}}
'''Бүздәк районы''' ({{lang-ru|Буздякский район}}) — [[Башкортстан]]га керүче [[муниципаль район]]. [[административ үзәк|Административ үзәге]] — [[Бүздәк]] авылы.
 
== География ==
Муниципаль район Башкортстанның көнбатыш өлешендә, [[Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы]] өстенә урнашкан. Район җире озынча, төньяктан көньякка төшә торган формада. Көньяк өлеше [[Урал алды]] далаларына керә. Районны [[Чәрмәсән]]нең югаргы агымы кисеп чыга. <br />
Туфрак өслеген кара туфраклар тәшкил итә. Урманнарда [[юкә]], [[имән]], [[усак]], [[каен]] үсә. [[Нефть]] ятмалары, кызыл балчык, ком-таш катнашмасы Бүздәк районының җир асты байлыгын тәшкил итәләр.
 
== Оешу тарихы ==
[[1930 ел]]ның [[20 август]]ында Бөтенсоюз Үзәк башкарма комитеты карары белән [[Башкортстан|Башкорт Автономияле Республика]]ның кантоннарга бүленеше бетерелә һәм 48 район барлыкка килә, шул исәптән Бүздәк районы. Яңа районның үзәге Бүздәк станциясе сайлап алына. Ул торак пунктының чын исеме – Табанлыкүл булган. Ләкин бер тарихи буталчыкка күрә аңар икенче авылның исемен кушалар: Бүздәк итеп элек хәзерге [[Иске Бүздәк]] аталган (бу хакта район үзәгенә багышланган мәкаләдән укып була).
== Халык ==
1970 елда 38 638 кеше яши,
Строка 40 ⟶ 43 :
Шулардан 15 833 ягъни район халкының 50,8% — [[татарлар|татар]], тагын 12 528, ягъни 40,2% — [[башкортлар|башкорт]], [[урыслар|урыс]] – 2 218 (7,1 %).<ref>[http://ru.wikipedia.org/wiki/Население_Башкортостана Население Башкортостана: национальный состав по районам]</ref>
1989 елда татарлар 19 758 (халыкның 64,7%) булганнар, башкортлар – 9001 (26,2%). Чынлыкта районда бер генә зур башкорт авылы бар: [[Каңлы-Төркәй]]. <br />
Районда барлыгы 85 авыл исәпләнә. Халыкның өчтән бер өлеше [[Бүздәк|район үзәгендә]] тора.
 
== Демография ==
{{ Халык саны | Буздякский район }}
 
== Социаль тармак ==
Районда 55 мәктәп бар, шул исәптән 21е — урта; 1 һөнәри уку йорты (№ 85, Каран авылы), 28 китапханә, 53 мәдәнят йорты һәм клуб, 3 хастаханә. [[1931 ел]]ның [[15 октябрь|15 октябреннән]] бирле [[татар теле|татар]] һәм [[урыс теле|урыс]] «[[Бүздәк яңалыклары]]» — «Буздякские новости» газеты чыгарыла<ref>[http://byzdyakskienovosti.pressarb.ru/index.php?option=com_content&view=frontpage&Itemid=4 Буздякские новости]</ref>.