Вәлиулла Мортазин-Иманский: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: Оренбург → Ырынбур (3) using AWB
Юл номеры - 24:
'''Вәлиулла Гайназар улы Мортазин''' — [[Сәйяр]] труппасы артисты, режиссеры, башкорт театрына нигез салучы, [[РСФСР]] халык артисты.
 
Ул хәзерге [[ОренбургЫрынбур өлкәсе|Оренбург өлкәсенең]]нең Октябрь районы Имангол дигән татар авылында [[1885 ел]]да дөньяга килә. Сәхнәдә беренче адымнарын [[ОренбургЫрынбур]]тада [[Ильяс Кудашев-Ашказарский|И.Кудашев-Ашказарский]], Н.Гайнуллин, Ә.Кулалаев, Н.Хәйретдинов белән бергә ясый. Соңыннан [[Габдулла Кариев]] белән берлектә, беренче профессиональ татар труппасы «Сәйяр»ны төзи һәм, [[1915 ел]]да «Ширкәт»не төзелгәнче, анда актер, режиссер сыйфатында хезмәт итә.
 
Октябрь инкыйлабыннан соң, Вәлиулла Мортазин башкорт профессиональ театры булдыру эшенә керешә. 1919 елда ул [[Стәрлетамак]]та яңа төзелгән [[Башкорт дәүләт академия театры|Башкорт драма театрына]] баш режиссер итеп куела. 1937 елга кадәр Башкортстан хөкүмәтендә мәдәният өчен җаваплы вазифалы урыннар били.
 
Дөньяны кабул итүе, иҗат юнәлеше ягыннан күбрәк романтизмга тартылган шәхес буларак, артист Фердинанд (“Мәкер һәм мәхәббәт”), Фәхретдин (“Мосыйбәте Фәхретдин”), Сөләйман (“Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!”) кебек күтәренке рух, романтик пафос, патетика таләп иткән рольләрдә уңыш казана. Әмма ул реалистик репертуарны да читләтми.
 
Режиссер буларак та Вәлиулла Мортазин куяр өчен күбрәк “Әлмансур” (Г.Гейне), “Хөкемдә хаталык” (А.Деннери), “Карагол” (Д.Юлтый), “Башкорт туе” (М.Буранголов) кебек югары стильдәге әсәрләр сайлый. [[Шәехзадә Бабич]]ның "Газазил" поэмасын сәхнәләштерә.
 
1926 елда [[Төхфәт Ченәкәй]] белән берлектә татар театрының тарихына багышланган китап чыгаралар.<ref>Мортазин В., Ченәкәй Т. Татар театры тарихыннан. Мәскәү, 1926 (Яңартылган басмасы: Казан, Җыен фонды, 1996)</ref>
 
Вәлиулла Мортазин-Иманский — [[шәхес культы]] корбаны.
Юл номеры - 42:
{{reflist}}
 
{{DEFAULTSORT:Мортазин, Вәлиулла}}
[[Төркем:Татар артистлары]]
[[Төркем:Башкортстанның халык артистлары]]
[[Төркем:РСФСР атказанган артистлары]]
{{DEFAULTSORT:Мортазин, Вәлиулла}}