Татар дәүләт «Әкият» курчак театры: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
{| border="1" cellpadding="2" cellpadding="2" cellspacing="0" align="right"
! colspan="2" bgcolor="PowderBlue" | КазанныңТатар дәүләт<br/>«Әкият» татар дәүләт <br/>курчак театры
|-
| colspan="2" | [[Рәсем: Театр кукол «Экият»-2.jpg |400px|thumb||right]]
|-
| colspan="2" |<center>''Театр фотосурәте''<center\>
|-
| width="150" | Элекке исемнәр
| Беренче интернациональ курчак театры
|-
| width="150" | Нигезләнү елы
| [[1934 ел|1934]]
|-
| width="150" | Җитәкче
| Роза Яппарова
|-
| width="150" | Адрес
| [[Татарстан]], <br/>[[Казан]], Петербург урамы, 57
|-
| width="150" | Сайт
| http://tat.puppet-show.ru/
|}
{{Портал|Мәдәният}}
'''Татар дәүләт «Әкият» курчак театры''' – [[Русия]]нең һәм [[Татарстан]]ның иң өлкән театрларыннан берсе – балалар өчен тамашалар күрсәтү буенча махсуслашкан мәдәният оешмасы.
 
Театрның спектакльләре [[Алмания]], [[Төркия]], [[Франция]] һәм [[Болгария]]дә халыкара фестивальләрдә күрсәтелә. [[Польша]]да гастрольдә була. [[Болгария]], [[АКШ]], [[Франция]], [[Алмания]], Югославиядә узган иҗади конференцияләрдә, симпозиумнарда, конгрессларда катнаша.
 
== Тарихы ==
[[1934 ел]]да нигез салынган Татар дәүләт «Әкият» курчак театры - [[Татарстан]]ның иң өлкән театрларыннан берсе. [[Русия]]нең иң зур тарихлы тулы хокуклы курчак театрларыннан санала. Бүгенге көндә театр – [[Татарстан]]ның курчак театры сәнгатенең [[Русия]]дә һәм чит илләрдә танылган үзенчәлекле үзәге булып тора.<ref>[http://tat.puppet-show.ru/ Рәсми сайттан]</ref>
 
[[1934 ел]]да элекке чиркәү бинасында «Беренче дәүләт интернациональ курчак театры» исеме белән ачыла. Спектакльләр ике телдә: [[татар]]ча һәм [[рус]]ча уйнала. Беренче тамашалар: «Петрушка – октябрят», «Кызыл Петрушка», «Песи һәм Лешка».
 
Театрны оештыручылар : режиссер Сергей Мерзляков,артистлар Мәрьям Хисамова, Мария Язвина, [[Фуат Таһиров]], Вәли Гафаров, Борис Рычков, Сара Вәлиуллина, Зинаида Устинова, Рокыя Хәбибуллина.
 
Рязань, Владимир, [[Самара]], [[Ижау]], [[Чабаксар]], [[Ульяновск]], [[Ырынбур]], Брауншвейг, Боттроп ([[Алмания]]), Канны ([[Франция]]), Измир, Адана ([[Төркия]]), Стара Загора ([[Болгария]]), Иисалми, [[Хельсинки]] ([[Финляндия]]), Меджидия ([[Румыния]]) һ.б. шәһәрләрдә гастрольләрдә булды.
 
==== Фестивальләр ====
* [[2007]] – XXII халыкара курчак һәм шәүлә театрларының фестивале, Бурса, [[Төркия]].
* [[2011]] – IV “Салават күпере” курчак театрлары фестивале, [[Самара]].
* [[2011]] – II Ортеке халыкара курчак театрлары фестивале, [[Алматы]], [[Казакъстан]].
* [[2011]] – I халыкара курчак театрлары фестивале, [[Бакы]], [[Әзербайҗан]].<ref>http://www.trend.az/life/culture/1952310.html</ref>
* [[2012]] – III «Чодари хаел» халыкара курчак театрлары фестивале, [[Дүшәнбе]], [[Таҗикстан]].
 
== Бина ==
[[1934 ел]]да оештырылган театрның дистә еллар үз бинасы булмый. Башта Профсоюзлар урамында почмак арендалый. Аннан [[Казан дәүләт яшь тамашачы театры |яшь тамашачы театры]]ның бер өлешенә урнашып тора. [[1959 ел]]да гына Изге рух иңү чиркәвенең ({{Lang-ru|Духосошественская церковь}}) ([[1731]]-[[1735 ел]]ларда [[Постау бистәсе]] сәүдәгәре Иван Михляев акчасына тол хатыны Евдокия Дрябкина-Михляева төзеткән) икенче катын бирәләр. [[1970 ел]]да беренче каттагы фатирларны күчереп бетергәч, театр Луговский урамындагы элекке чиркәү бинасына тулы хуҗа була.<ref>[http://sobory.ru/article/?object=21040 Соборы.ру сайтында]</ref>
 
Театрның Петербург урамындагы яңа бинасын төзүгә 4 ел вакыт үтә ([[2008]] – [[2012]]). [[Татарстан]] бюджетына 1,3 млрд сумга төшә.<ref>[http://univerhostel.ru/publ/dostoprimechatelnosti_kazani/teatr_kukol_ehkijat_na_samom_dele_skazka/4-1-0-14 Әкият театры чыннан да әкият!]</ref>[[2012 ел]]ның 1 мартында «Әкият» театры мигъмарлар әкияттәге замокка охшатып корган яңа бинага күченә. Ике залы бар: зур залда 250 урын, кече залда 100 урын.<ref>[http://e-kazan.ru/recreation/place/122.htm Казанский портал сайтында]</ref> Файдалы мәйданы ''17 150 кв.м''<ref>[http://youreporter.ru/ugc/20120919/754000528_7.html
Ты –репортер сайтында]</ref>
 
== Репертуар ==
Театрның репертуарында 40 тамаша. Аларда төрле халыкларның әкиятләре, тарихи һәм заман тематикасы спектакльләре тәкъдим ителә. Тамашаларда классик системадан алып модерн стилендәгегә кадәр төрле курчак системалары кулланыла.
* «И, кызык Шүрәле!..» [[Гөлшат Зәйнашева]]
* «Камыр батыр» С. Хөсни
* «Сертотмас Үрдәк» [[Абдулла Алиш|А. Алиш]]
* «Мактанчык Әтәч» Аманулла
* «Кәкрүшкә» [[Ренат Харис|Р. Харис]]
* «Су анасы» [[Габдулла Тукай|Г. Тукай]], З. Хөснияр
* «Абай-бабай аланы» [[Ренат Харис|Р. Харис]]
* «Җырлап узган җәй» [[Нәби Дәүли|Н. Дәүли]]
* «Кәҗә белән Сарык» [[Габдулла Тукай|Г. Тукай]], [[Гәрәй Рәхим|Г. Рәхим]]
[[Рус]]ча 26, [[инглиз теле]]ндә 4 тамаша тәкъдим ителә.<ref>[http://teatr-live.ru/theatre/ekiyat/afisha/ репертуар]</ref>
 
[[Татарстан]] язучыларыннан [[Нурихан Фәттах]], [[Нәби Дәүли]], [[Туфан Миңнуллин]], [[Равил Бохараев]], Мансур Гыйләҗев, Лев Кожевников, [[Зөлфәт]], [[Рафис Корбан]], Борис Вайнер, [[Ренат Харис]], Әхәт Мушинский, [[Гөлшат Зәйнашева]], Наилә Ахунова, Флера Тарханова, Аманулла һ.б. театр өчен драматургия әсәрләре иҗат итте.
Спектакльләргә музыканы композиторлар [[Мәсгудә Шәмсетдинова]], [[Луиза Батыр-Болгари]], Фоат Әбүбәкеров, Руслан Әбүбәкеров, Леонид Любовский, [[Резеда Ахиярова]], Азат Хөсәенов, Светлана Зорюкова, [[Мәсгут Имашев]], Борис Трубин, Шамил Шәрифуллин, Ислам Сафин, Рәшит Кәлимуллин һ.б. язды.
 
== Театр турында ==
[[1974 ел]]дан «Әкият» театры – курчак театрларының UNIMA (''Union Internationale de la Marionnette'') халыкара оешмасының коллектив әгъзасы.<ref>http://www.mecenat-and-world.ru/11-13/unima.htm</ref>
 
[[2005 ел]]дан [[Русия]] курчак театрларының «XXI гасыр» ассоциациясе әгъзасы.
 
Театрда 100 гә якын кеше эшли. Аларның 31-е рус һәм татар телләрендә эшләүче актерлар.
 
'''Директор''' - Роза Яппарова, [[РФ]] һәм [[ТР]] атказанган мәдәният хезмәткәре.
«Баш режиссер» - Илдус Зиннуров, [[РФ]] һәм [[ТР]] атказанган сәнгать эшлеклесе.
 
Куючы рәссам – В. Губская, [[РФ]] атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
 
Куючы режиссер Людмила Дьяченко
Пластика –Г. Маннапова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
 
== Бүләкләре ==
[[2008]] – [[Абдулла Алиш]] исемендәге премия лауреаты.
 
== Сылтама ==
* [http://tat.puppet-show.ru/ Рәсми сайт]
* [http://vk.com/ekiyat Вконтактедагы бите]
* [http://bgtk.org/ru/festivali-tury/9-festivali-tury/45-tatarskij-gosudarstvennyj-teatr-kukol-ekiyat-spektakl-gusi-lebedi Театр турында Белгород курчак театры сайтында]
* [http://e-kazan.ru/recreation/place/122.htm Казанский портал сайтында]
* [http://youreporter.ru/ugc/20120919/754000528_7.html Ты – репортер сайтында]
 
== Моны да карагыз ==
[http://inkazan.ru/sovremennyie-zdaniya-kazani-ukrashayut-ili-uroduyut-nash-gorod/ Театр бинасы шәһәрне бизиме, әллә ..?]
 
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
 
[[Төркем:Сәнгать]]
[[Төркем:Мәдәният]]
[[Төркем:Казан театрлары]]
[[Төркем:Татарстан театрлары]]
[[Төркем:Татар театрлары]]
 
'''Казанның «Әкият» татар дәүләт курчак театры''' - [[Казан шәһәре|Казан шәһәрендә]] эшләгән театр. Тамаша залында 246 урын бар.
{{Rq|stub}}
{{Татар театрлары}}
{{Казан истәлекле урыннары}}
[[Төркем:Татар театрлары]]