Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Iptash (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 61:
 
'''Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы''' ({{lang-ru|Татарская Автономная Советская Социалистическая Республика}}) — [[1920]]нче елда оешкан, хәзерге [[Татарстан]] җирендә урнашкан республика.
 
== Тарих ==
* [[1920]] елда оеша.
* [[1937]] ел – беренче Конституция кабул ителә
* [[1941]]-[[1945]] – сугыш еллары
* [[1978]] – яңа Конституция кабул ителә
* [[1990]] ел – ТАССР суверенитеты турындагы Декларация кабул ителу.
* [[1992]] – [[Татарстан Республикасы]].
 
== География ==
ТАССР хәзерге [[Татарстан Республикасы]] территориясендә урнашкан була.
 
== Тарих ==
1920 елның мартында [[Владимир Ленин]] Мәскәү кирмәнендә Борһан Мансуров, [[Сәхибгәрәй Сәетгалиев]] һәм башкалар белән Татарстан республикасы оештыру мәсьәләсе турында фикер алышты.
 
ТАССР [[БҮБК]] һәм РСФСР Халык Комиссарлар Шурасы карары белән 1920 елның 27 маенда игълан ителгән.
 
«[[Суверенитетлар парады]]» вакытында, 1990 елның 30 августында ТАССР Югары Шурасы «Татарстанның дәүләт суверенитеты турында» декларациясен кабул итте һәм ТАССРны '''Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасына — Татарстан Республикасына''' үзгәртеп корды. 1991 елның 24 маенда РСФСР халык депутатлары җыены бу атаманы раслаган һәм РСФСР Төп канунына тиешле үзгәртүлерне керткән.<ref>http://constitution.garant.ru/history/ussr-rsfsr/1978/zakony/183124/</ref>
 
== Административ бүленеш ==
Иң башта ТАССР ун кантонга бүленгән булган: Арча, Бөгелмә, Буа, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Зөя,  Спас, Тәтеш һәм Чистай. 1921 елда тагын өч кантон (Алабуга, Әгерҗе һәм Чаллы) оештырылган.
 
1924 елдан кантоннарны юкка чыгару һәм районнар белән алмаштыру процессы башланган, ул 1930 елның 23 июлендә тәмамланган.
 
1940-еллар уртасына кадәр районнар саны арта барган; мәсәлән, 1948 елда ТАССР [[Татарстанның административ-территориаль бүленеше (1948)|70 районга һәм 3 республика буйсынудагы шәһәргә бүленгән]].
 
1950-еллар башында Татарстан һәм Башкорт АССРларны өлкәләргә бүлү проекты тормышка ашырыла башлаган. [[1952 ел|1952 елның]] [[8 май|8 маенда]] ТАССР эчендә ике өлкә ([[Казан өлкәсе|Казан]] һәм [[Чистай өлкәсе|Чистай]]) оештырылган. [[1953 ел|1953 елның]] [[21 февраль|21 февралендә]] [[Бөгелмә өлкәсе]] барлыкка килә. Ләкин [[Сталин]] үлеменнән соң бу проект туктатылган һәм 1953 елның 30 аперелндә үк барлык өлкәләр юкка чыгарылганнар.
 
Монна соң һәм 1963 елга кадәр районнарны зурайту процессы алып барылган. 1963 елдан кайбер бетерелгән районнарның торгызуы башланды.
== Моны да карагыз ==
* [[Казан өлкәсе]]