Михаил Девятаев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
E737 (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
{{Хәрби эшлеклесе
| исем = Михаил Девятаев
|туу датасы = 8.07.1917
|үлем датасы = 24.11.2002
Юл номеры - 29:
|связи =
|в отставке =
}}
'''Девята́ев Михаил Петр улы''' (8.7.1917, [[Тәрби]], [[Спасск өязе (Пенза губернасы)|Спасск өязе]], [[Пенза губернасы]], [[Русия империясе]] - 24.11.2002, Казан), Советлар Берлеге Каһарманы (15.8.1957), гвардия өлкән лейтенанты.
 
== Тәрҗемәи хәле ==
Крәстиән гаиләсендә туган һәм анда унөченче бала булган. Милләте буенча [[мукшы]]. [[1933 ел]]<nowiki/>да 7 сынфыны тәмамлый.
 
Казан елга техникумын (1938) тәмамлый. 1938 елдан [[ЭККГ|Кызыл Гаскәр]] сафларында. [[Совет-фин сугышы]]нда катнаша. 1940 елда [[Ырынбур]]да очучыларның Чкалов исемендәге хәрби авиация мәктәбендә укый.
 
=== Бөек Ватан сугышы ===
1941 елдан [[Бөек Ватан сугышы]] фронтларында, 104нче кырып бетерүчеләр авиация полкында звено командиры (2нче һава армиясенең 9нчы кырып бетерүчеләр авиациясе дивизиясе). Көньяк-көнбатыш, Воронеж һәм 1нче Украина фронты гаскәрләре составында [[Сталинград сугышы|Сталинград]] (1942-43) һәм [[Курск сугышы|Курск]] (1943) сугышларында, Житомир-Бердичев, Корсунь-Шевченко, Ровно-Луцк һәм Проскурово-Черновцы һөҗүм операцияләрендә катнаша (1944). 1944 елныэ 13 июль кичендә Девятаев очкычы кырып бетерүчеләр төркеме белән дошман авиациясе һөҗүменә каршы очып китә. [[Львов]] шәһәре янында Девятаев яралана, очкычына ут каба. Тәне нык пешкән очучы әсирлеккә эләгә.
 
Сорау алганнан соң, аны абверның разведка төркеменә, соңрак [[Лодзь]] хәрби әсирләр лагерена, аннары Заксенхаузен ([[Көнигсберг]] шәһәре) концлагерена күчерәләр. [[1944 ел]]ның [[13 август]]ында Девятаев хәрби әсирләр төркеме белән беренче тапкыр качарга омтылып карый. Качкыннар тотыла. Үлемгә хөкем ителгән әсирләр [[Балтыйк диңгезе]] Узедом утравындагы (Германия) ракета кораллары сынала торган («Фау-2» ракеталары) Пенемүнде яшерен полигонына озатылалар.
 
1945нең 8 февралендә Девятаев кабатланмас каһарманлык күрсәтә: 9 хәрби әсир белән алманнарның гадәттән тыш яшерен «Хейнкель-111» очкычын кулга төшереп, фронт сызыгын кичә һәм совет хәрби командованиесенә Пенемүнде полигонындагы яшерен завод, ракета җибәрү өчен диңгез буендагы старт җайланмалары, аларның төгәл координатлары турында стратегик мөһим мәгълүматлар тапшыра.
=== Сугыштан соң ===
Сугыш беткәч, Девятаев  хәрби трибунал тарафыннан хөкем ителә. 1945 елның сентябрендә конструктор С.П. Королёв Девятаевны [[Польша]]<nowiki/>да элекке әсирләрне тикшерү лагеренда таба һәм аны Пенемүндегә чакыртып алдыра. Девятаев С.П. Королёвка анда ракеталарның кайда ясалуын һәм кайдан җибәрелгәнлеген күрсәтә. Девятаев Пенемүндедән [[Брест]]ка, аннары Невель шәһәренә күчерелә. Запастагы гвардия өлкән лейтенанты Девятаев шул елның ноябрендә [[Казан]]га кайта. Кулында капитан дипломы булса да, [[1946 ел]]да ул кыенлык белән генә Казан елга портына йөкче булып эшкә урнаша, тиздән капитан, аннары су асты канатлы пассажир судносы капитаны, остаз-капитан булып эшли. 1957 елда космик корабльләр генераль конструкторы С.П. Королёв һәм 3 тапкыр Советлар Берлеге Герое [[Александр Покрышкин|А.И. Покрышкин]] булышлыгы белән Девятаев аклана, аңа Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә. Девятаев исеме бөтен дөньяга таныла. [[1990-еллар]] башында күпмилләтле Казан иҗтимагый-сәяси үзәге идарәсе әгъзасы. 1999-2002 дә «Татарстан яңарышы» («За возрождение Татарстана») республика иҗтимагый-сәяси оешмасының сәяси советы рәисе, ТР Ветераннар советы әгъзасы. Мордва Республикасы, Казан, Вольгаст һәм Циновичи (Алмания) шәһәрләренең мактаулы ватандашы.<ref>http://www.rg.ru/2012/07/04/reg-ufo/devyataev.html</ref> Казан шәһәрендә бер урам һәм Казан елга техникумы Девятаев исемен йөртә, ул яшәгән йортка мемориаль такта куела. [[Тәрби]] поселогында Геройга музей ачыла.
 
== Чыганаклар ==
* [http://tatarile.org/maglumat/%D1%88%D3%99%D1%85%D0%B5%D1%81/%D0%B4%D0%B5%D0%B2%D1%8F%D1%82%D0%B0%D0%B5%D0%B2-%D0%BC%D0%B8%D1%85%D0%B0%D0%B8%D0%BB-%D0%BF%D0%B5%D1%82%D1%80%D0%BE%D0%B2%D0%B8%D1%87 Татар энциклопедиясе]
 
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
 
{{external media
|видео1=[http://www.kremnik.ru/node/422349 Михаил Девятаев белән әңгәмә. Казан, 8 февраль 2002 г.]