Апостол Петр: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 26:
== [[Инҗил]]ләрдә ==
[[Файл:Pope-peter pprubens.jpg|thumb|left|[[Рубенс]], «Апостол Петр»]]
[[Инҗил]] буенча, Петр [[Вифсаида]]да Иона (Юныс) исемле гади балыкчы гаиләсендә туган. Аның беренче исеме Симон (Шимун) ({{lang-he|שמעון}} — Шимон). Петр исеме (Petrus, {{lang-grc| Πέτρος}} – таш) Кифа дигән кушаматтан (арам. – таш) килеп чыккан, кушаматны исә аңа Гайсә биргән.

Симон гаиләле кеше була, ул бертуганы Андрей белән бергә балык тоткан. Петр һәм Андрейны очраткач, Гайсә болай дигән: ''«Миңа иярегез! Мин сезне кешеләр тотучы итәрмен!»'' ([[Маттай]] бәян иткән Изге хәбәр, 4:19).
 
Гайсә Мәсихнең укучысына әйләнгәч, Петер һәрдаим аның белән бергә йөри. Петр Гайсәнең иң яраткан шәкертләренең берсе булган. Мәсих бервакытны укучыларыннан Үзе турында фикерләрен сорагач, Петр Аның «Мәсих, тере Алланың Улы» дип әйткән. Моңа җавап итеп, Гайсә болай дигән:
{{цитата|автор=Маттай, 16:18-19.|Мин сиңа әйтәм: син – Петер һәм бу кыяда Мин Үземә иман итүчеләр бердәмлеген төзиячәкмен. Аны үлем патшалыгы җиңә алмас. Мин сиңа Күкләр Патшалыгының ачкычларын бирермен. Син җирдә тыйганны Алла күкләрдә тыячак, ә җирдә рөхсәт иткәнне Алла күкләрдә рөхсәт итәчәк.}}
 
Холкы буенча Петр бик тере һәм кызып китүчән булган: нәкъ менә ул, Гайсә янына килер өчен, судан барырга тели; нәкъ менә ул [[Гефсиман бакчасы]]нда баш каһин колының колагын кисә. Гайсә кулга алынган төнне Петер, Гайсә үзе алдан әйткәнчә, җебеп кала һәм, үзе өчен куркып, '''әтәч кычкырганчы өч тапкыр Мәсихтән ваз кичә'''. Әмма соңрак Петер ихлас күңелдән тәүбә итә һәм Ходай аны кичерә.
== Апостолларның эшләрендә ==
Апостол Петр [[Апостоллар]]ның эшләре китабының беренче өлешендә бик еш искә алына. Аның вәгазь сөйләүләре һәм бик күп кешене дингә кертүе тасвиралана. Иоппия җирлегендә Петр Тавифа исемле үлгән кызны терелтә.
 
[[42 ел]]да [[Яһүдәя]] патшасы [[Һируд Әгрип I]] әмере буенча кулга алына һәм [[Иерусалим]] төрмәсенә ябыла, әмма берничә көннән соң качып котыла. [[49 ел]]да Иерусалимда[[Иерусалим]]да узган Апостоллар җыенында катнаша.
 
Риваятьләр буенча, император [[Нерон]] христианнарны эзәрлекләгән вакытта, апостол Петр да җәзалап үтерелә. Бу вакыйга [[64 ел]]да (кайбер версияләр буенча 67-68 елларда) була. Аны асты-өскә китерелгән тәредә асып үтерәләр.