Махсуслаштыру — аерым төр эшчәнлекнең аны яхшырак алып бара белуче (башкаручы) кеше яки хуҗалык оешмасы карамагында туплануы.[1]

Махсуслаштыру

Археологлар һәм тарихчылар фикеренчә, хезмәтне махсуслаштыру моннан 12 мең ел элек башланган. Игенчелек культураларын эшкәртүнең утрак тормышта яшәгәндә дә ачтан үлмәскә ярдәм итүен кешеләр беренче тапкыр әнә шул вакытларда төшенгәннәр. Димәк, азык эзләп күчеп йөрүдән туктарга һәм үз йортыңны корырга мөмкин булган.

Нәкъ әнә шул вакытта иҗтимагый хезмәт бүленеше килеп чыккан: кайбер кешеләр аучььтарга, кайсылары терлекчеләргә, ә кайберләре игенчеләргә әверелгән. Ә хәзер исә һөнәрләр саны бихисап. Күпчелек һөнәрләр, профессияләр махсус күнекмәләр һәм хезмәт алымнарына өйрәнүне (кайчакларда күп еллар дәвамында) таләп итә.

Хезмәтне махсуслаштыруның кыйммәтенең берничә сәбәбе бар. Беренчедән, кешеләр тумыштан ук төрле, ягъни алар төрле сәләтләргә ия була. Шуңа күрә аларның теге яки бу эшне башкару сәләте, мөмкинлеге дә төрле дигән сүз. Махсуслашу исә һәр кешегә үз сәләтен тулырак ачарга, хезмәтен җиңеләйтергә мөмкинлек бирүче эшне, профессияне, эшчәнлек төрен табарга булыша.

Икенчедән, махсуслашу кешеләргә үзләре өчен сайлаган эшчәнлекне алып барганда осталыкларын камилләштерергә мөмкинлек бирә. Ә бу исә җитештерелгәнт әйберләрнең яки күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфатын тагы да күтәрергә булыша.

Өченчедән, осталык үсү әйберләр җитештерүгә киткән вакытны киметергә ярдәм итә, бер төр эштән икенчесенә күчкәндә вакыт югалтулардан коткарьш кала.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Яковлев И. П. Интеграционные процессы в высшей школе. Л., 1980

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү