Матуа Маһасангһа
Матуа Маһасангһа Бангладешта да, Һиндстанда Көнбатыш Бенгалиядә гаять күп тугърылары булган якынча б.э. 1860 елында хәзер Бангладеш булган җирдә барлыкка килгән дини реформацион хәрәкәтe. Матуа Һинд диненең Намашудра таблица каста төркемен кешеләре тоткан дини юнәлеше.[1] Бу хәрәкәт реформация буларак Һаричанд Тһакур тугърылары тарафыннан башланган булган. Тһакур яшь чагында атмадаршанга ирешкән һәм шуннан соң Унике Командлыкта үзенең Даршанасын дәгъва иткән. Тһакурның тәгълиматлары мәгарифне тугъры өчен беренче чират әһәмиятле һәм халыкны күтәрү тугърының вазифасы итеп куя һәм шул ук вакытта иҗтимагый конфликтны бетерү өчен формуланы тәэмин итә.
Матуа-маһасангһа тарафдарлары Харинаам уку аша, яки Ходай Хари изге исемен җырлау аша Сваям-Дикшити ("Үз-Реализация")гә ышаналар.
Харичанд Ходайның исемен бергәләп җырлау киртанны Муктига бердәнбер чара булуын ассызыклаган. 19-ынчы гасырда аның тарафдарлары Хари Ходаеның бергәләп җырлавы белән сокланган, Бенгаль телендә ул "һаринаме матуара" дип аталган һәм дини юнәлешкә "Матуа" атамасы бирелгән булган. Шулай итеп Даршанга яки Һаричанд Ходае Фәлсәфәсенә ышану булган теләсә кем Матуа-маһасангһа дип әйтергә була.
Тарихы
үзгәртүҺаричанд Тһакур Намашудра җәмәгатенә караган крестьян гаиләсендә туган. Тарихчы Секһар Бандйопадһйяй буенча, Тһакур атма даршан яки үзеңне ачу тәҗрибәсенә ия булган, аның аша ул Ходайның үзенең инкарнациясе булуын, бу дөньяга басылганнарга коткару китерер өчен туганны аңлаган.[2] Вайшнава тугърылыгын реформацияләп ул Һинд диненең Матуа дини юнәлешен нигезләгән.[3] Дини юнәлешнең үзәге Тһакурның баба авылында Бенгаль Президенциясендә, Фәридпур районында, Оракандида (хәзер Бангладеш) урнашкан.[4] Шул дини юнәлешнең иң изге гыйбадәтханәләре шунда урнашкан.[5] Матуа Маһасангһа (Матуа Федерациясе) 1915 елга кадәр тугърыларны оештырыр өчен эшләнгән булган. 1930-ынчы еллар башында, Харичанд Тһакурның оныгының улы Праматһа Ранджан Тһакур оешманы яңарткан. Ул Хулнаның Лабанчора бистәсендә ашрам корган.[6] 1947 елда Һиндстанны бүлүдән соң күп санлы Матуа мигрантлары Һиндстанда Көнбатыш Бенгалиядә яши башлаганнар.[7] Алар арасында Праматһа Ранджан Тһакур булган. Ул Тһакурнагар шәһәрчеген нигезләгән, ул Матуа Маһасангһаның яңа штаб-фатиры булып киткән.[8]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Matua community — Why are they important for Trinamool and BJP?, The Indian Express.
- ↑ Bandyopadhyay, 1995, p. 163
- ↑ Lorea, 2020, p. 2
- ↑ Bandyopadhyay, 1990, p. 2563
- ↑ Walker, 1999, p. 566
- ↑ Bandyopadhyay, 1995, pp. 183–184
- ↑ Mukherjee, 2020, p. 71
- ↑ Lorea, 2020, pp. 11–12
Билгеләмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Bandyopadhyay, Sekhar (17 November 1990). «Community Formation and Communal Conflict-Namasudra-Muslim Riot in Jessore-Khulna». Economic & Political Weekly 25 (46).
- Bandyopadhyay, Sekhar (1995). "The Matua Sect and the Namasudras". in Ray, Rajat Kanta. Mind Body and Society: Life and Mentality in Colonial Bengal. Oxford University Press. .
- Lorea, Carola Erika (28 February 2020). "Religion, Caste, and Displacement: The Matua Community". in Ludden, David. Oxford Research Encyclopedias: Asian History. Oxford University Press. . https://oxfordre-com.wikipedialibrary.idm.oclc.org/asianhistory/view/10.1093/acrefore/9780190277727.001.0001/acrefore-9780190277727-e-428?rskey=nydZmP.
- (2020) «Re-thinking protracted displacements: insights from a namasudra refugee camp-site in suburban Calcutta». Contemporary South Asia 28 (1). DOI:10.1080/09584935.2019.1666089.
- Walker, Dennis (Winter 1999). «Matua Untouchable Writers In West Bengal: Between Islam And India's Changing Upper Caste-Led System». Islamic Studies 38 (4).