Математик гипотеза

Математи́к гипо́теза — хәзерге заман физикасында танып-белү ысулларының берсе. Реаль дөньяның математик формулаларда һәм тигезләмәләрдә чагылыш тапкан гомуми үзенчәлекләрен кабатлауга нигезләнгән. Математик гипотеза закончалыгы ачыкланмаган, тикшерелмәгән күренешләрне өйрәнү өчен кулланыла. Моның өчен фәннең янәшә өлкәләреннән алынган билгеле математик формулаларга өйрәнелгән өлкәнең конкрет эчтәлеген куялар, моннан соң математик теорияне чынбарлык белән чагыштырып карыйлар.

Әдәбият үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү