Мария Мирзоева (17 август [29] август 1896, Тифлис — 15 март 1982, Мәскәү) — җырчы, пианист һәм вокал педагогы.

Мария Мирзоева
Туган 29 август 1896(1896-08-29)
Тбилиси, Россия империясе
Үлгән 1982
Мәскәү, СССР
Һөнәре музыка педагогы, пианист
Бүләк һәм премияләре ике Хезмәт Кызыл Байрак ордены

Биографиясе үзгәртү

Мирзоева Мария Моисеевна 1896 елда Тифлис шәһәрендә туган.

1916 елда Мәскәү консерваториясен фортепьяно классы буенча (Э. Э. Фрей классы) алтын медаль белән тәмамлый. Җыр буенча С. Г. Рубинштейнда, соңрак Варвара Михайловна Зарудная-Иванова (1917) (Камилл Эверарди вокал мәктәбе) белән шөгыльләнә. Композитор А. К. Гречанинов белән концертлар куя. 1928 елда Франциядә Парижда җырчы буларак чыгыш ясый.

1931-1941 елларда камерный җырчы А. Л. Доливо — Мазетти укучысы концерт бирә. 1932 елдан Мәскәү консерваториясендә укытучы булып эшли.

1940 елда Мәскәү консерваториясе профессоры булып китә. Аның укучылары арасында — К. Г. Кашлинская (Мәскәү консерваториясендә вокал дәресләре бирә), П. А. Ульянова, Л. Т. Златова, М. С. Алексеева (Мәскәү консерваториясендә вокал укытучысы), В. А. Волкова һәм башкалар. М. М. Мирзоева үзенең дәресләрендә укучыларын профессор Г. П. Гандольфиның вокал мәктәбе белән таныштыра (1907 елда Рәсәйгә килгән).

М. М. Мирзоева редакциясендә «Избранные арии Генделя» (1961), «Избранные песни Шуберта» (1961), «Народные песни» җыентыгы (1964), «Арии зарубежных композиторов» җыентыгы (1970) һәм башкалар басылып чыга.

Бүләкләре үзгәртү

- ике Хезмәт Кызыл Байрак ордены (28.12.1946, 14.10.1966)

Әсәрләре үзгәртү

- Выпуск 2 «Вопросы вокальной педагогики» Издательство Музыка, 1964 год. (статьи: Анализ исполняемого вокального произведения; Вокализы)

- Выпуск 7 «Вопросы вокальной педагогики» Издательство Музыка, 1984 год. (статья: А. Л. Доливо — певец и педагог).

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Музыкальная энциклопедия, том 3. Издательство «Советская Энциклопедия», Москва, 1976
  • А. С. Яковлева «В классе М. М. Мирзоевой». Выпуск 7 «Вопросы вокальной педагогики» Издательство Музыка, 1984 год.