Мария Евгеньевна Елизарова (1898 елның 19 гыйнвары, Казан1972 елның 2 апреле, Мәскәү) — совет әдәбият белгече, әдәбият теоретигы, филология фәннәре докторы, профессор (1952). МДПУның рус теле һәм әдәбияты факультетының чит ил әдәбияты кафедрасы мөдире (1950—1970).

Мария Елизарова
Туган 19 гыйнвар 1898(1898-01-19)
Казан, Россия империясе
Үлгән 2 апрель 1972(1972-04-02) (74 яшь)
Мәскәү, ССРБ
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Бестужев курслары[d]
Һөнәре әдәби тәнкыйтьче, литературный теоретик, университет профессоры
Эш бирүче Мәскәү дәүләт педагогика университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы
Гыйльми исем: профессор (1952)

Тормыш юлы үзгәртү

Мария Елизарова 1898 елның 19 гыйнварында Казанда туа. 1916 елда, Самара гимназиясен тәмамлап, Петроградта Югары хатын-кызлар (Бестужев) курсларының филология факультетына укырга керә. 1920 елда Беренче Мәскәү университетының әдәби факультетының этнология бүлегенең беренче курсына укырга керә.

1930—1931 елларда Мәктәптән тыш эшләр методлары институтының фәнни хезмәткәре була. А. С. Бубнов исемендәге Мәскәү дәүләт педагогика институтының (МДПИ) чит ил әдәбияты кафедрасында аспирантураны тәмамлагач, 1934 елда «Диккенс реализмы һәм комик мәсьәләләре» дигән кандидатлык диссертациясен яклый. Чит ил әдәбияты тарихы кафедрасы укытучысы була. 1951 елда «Чехов реализмы һәм XIX гасырның икенче яртысындагы Көнбатыш Европа әдәбияты мәсьәләләре» дигән докторлык диссертациясен яклый[1].

1950—1970 елларда МДПУның рус теле һәм әдәбияты факультетының чит ил әдәбияты кафедрасын җитәкли[2].

«Хөрмәт Билгесе» ордены, «Фидакарь хезмәт өчен. Мәскәүнең 800 еллыгына» медале белән бүләкләнгән[3].

1972 елның 2 апрелендә Мәскәүдә вафат була. Новодевичье зиратында җирләнгән[4].

Фәнни эшчәнлек үзгәртү

Мария Елизарова француз, инглиз һәм алман әдәбиятыннан (XVIII—XX гасырлар) күп кенә эшләр авторы. XIX гасырда Көнбатыш Европа әдәбиятында романтизм һәм реализм үзенчәлекләренә бәйле теоретик мәсьәләләре өйрәнү белән шөгыльләнгән. Елизарова совет филологиясендә чагыштырмача-тарихи әдәбият белеме мәктәбенә нигез салучыларның берсе була («Гюзла» и «Песни западных славян», 1937; «Мериме и Пушкин», 1938).

Төп хезмәтләр үзгәртү

  • Бомарше и французская реалистическая комедия XVIII в. // Реализм XVIII в. М., 1936. «Гюзла» и «Песни западных славян» // Лит. Учеба. 1937. № 12.
  • Мериме и Пушкин // Уч. зап. МГПИ. 1938. Вып. 4.
  • Жорж Занд в русской критике и литературе // Там же. 1941. Вып. 5.
  • Проблема романа в творчестве А.П. Чехова // Уч. зап. МГПИ. 1967. № 280.
  • Введение в изучение зарубежной литературы XIX века.М.: [б. и.], 1972. Ч. 1. 1972. 59 с.
  • Эстетические позиции и творческий метод писателя: Сб. ст. М., 1972.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Девицкий И. И. Елизарова // Краткая литературная энциклопедия / Гл. ред. А. А. Сурков. М.: Сов. Энцикл., 1962. 1978. Т. 2. 1964. Стб. 882-883.
  2. Елизарова Мария Евгеньевна | Ученые | Главный портал МПГУ. 2020-09-23 тикшерелгән.
  3. Воропанова М.И., Пучков Г.А. Елизарова М.Е. // Русские литературоведы ХХ века: Биобиблиографический словарь. Т. I: А–Л / сост. А.А.Холиков; под общей редакцией О.А. Клинга и А.А.Холикова. М.; СПб.: Нестор-История, 2017. С. 313.
  4. Кипнис С.Е. Новодевичий мемориал: Некрополь Новодевичьего кладбища. — М.: Пропилеи, 1995. — С. 168. — 430 с.

Әдәбият үзгәртү

  • Библиография работ М.Е. Елизаровой // Литературная теория и художественное творчество: Сб. науч. тр. М., 1979.
  • Девицкий И. И. Елизарова // Краткая литературная энциклопедия / Гл. ред. А. А. Сурков. М.: Сов. Энцикл., 1962. 1978. Т. 2. 1964. Стб. 882-883.
  • Воропанова М.И., Пучков Г.А. Елизарова М.Е. // Русские литературоведы ХХ века: Биобиблиографический словарь. Т. I: А–Л / сост. А.А. Холиков; под общей редакцией О.А. Клинга и А.А. Холикова. М.; СПб.: Нестор-История, 2017. С. 313.