Акимова Мария Степановна (21 март 1915 ел — 1 ноябрь 1971 ел) — СССРның галим-антропологы, тарих укытучысы. Тарих фәннәре кандидаты (1942), МДУ антропология кафедрасының доценты.

Мария Акимова
Туган 21 март (3 апрель) 1915
Глухово[d], Владимирский уезд[d], Владимир губернасы, Россия империясе
Үлгән 1971
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Биологический факультет МГУ[d] һәм Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре антрополог
Эш бирүче Мәскәү дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]
Гыйльми исем: доцент[d]
Фән өлкәсе: кешебелем
Эш урыны: Мәскәү дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]
Гыйльми исем: доцент[d]

Биографиясе үзгәртү

Мария Степановна Акимова 1915 елның 21 мартында Россия империясе Владимир губернасының Глухово авылында туа.

1940 елда Мәскәү дәүләт университетында биология факультетын тамамлый .1944 елда шунда ук укыта башлый. Бөек Ватан сугышы вакытында Бишкек шәһәрендә Кыргыз ССРның Халык Комиссарлары Советы каршындагы Фәннәр комитетында эшли.

Гыйльми эшчәнлеге Идел буе, Көньяк Урал һәм Урал аръягындагы халыкларының расогенезы һәм этногенезы мәсьәләләренә багышланган. БАССРга һәм Чиләбе сферасына антропологик экспедицияләр (1963-1965, 1967) оештыручы һәм дерматоглифик, серологик, соматологик программалар буенча 1200 тирәсе башкорт кешесен өйрәнүче.

Галим башкортларны дүрт антропологик типка бүлә, палеоантропологик материаллар нигезендә башкортларның Көньяк Уралда 1‑нче мең еллыкта яшәгән халыкның генетик токымы булган дигән нәтиҗәгә килә.

50гә якын гыйльми эше бар. 1971 елның 1 ноябрендә Мәскәүдә вафат була.

Гыйльми хезмәтләре үзгәртү

  • Антропология древнего населения Приуралья. Мәскәү, 1968
  • Палеоантропологические материалы с территории Чувашской АССР // Краткие сообщения ИЭ АН СССР. 1955. Вып. 23;
  • Антропология древнего населения Приуралья. М., 1968
  • Этногенез башкир по данным антропологии // Археология и этнографии Башкирии. Том 4. Уфа, 1972

Әдәбият үзгәртү

  • Башкортстан халыклары. Энциклопедия. Уфа, 2014
  • Войно М. С. М. С. Акимова истәлегенә // Антропология мәсьәләләре. 1972. Вып. 41
  • Юсупов Р. М. М. С. Акимова һәм башкортлар антропологиясе // Сравнительная антропология башкирского народа. Уфа, 1990

Сылтамалар үзгәртү

  • Акимова Мария Степановна // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 20 март 2021)