Маргарет Митчелл
Маргарет Манерлин Митчелл (ингл. Margaret Munnerlyn Mitchell; 8 ноябрь 1900 ел — 16 август 1949 ел) — Америка язучысы, «Унесенные ветром» романы авторы.
ингл. Margaret Munnerlyn Mitchell | |
Җенес | хатын-кыз[1] |
---|---|
Ватандашлык | Америка Кушма Штатлары |
Тәхәллүс | Margaret Mitchell |
Кыскача исем | Margaret Mitchell |
Туу датасы | 8 ноябрь 1900[2] |
Туу урыны | Атланта[3][4] |
Үлем датасы | 16 август 1949[3][4][5][…] (48 яшь) |
Үлем урыны | Атланта[3][4] |
Үлем төре | смерть от несчастного случая[d] |
Үлем сәбәбе | транспорт чарасына тапталу[d] |
Җирләнгән урыны | Oakland Cemetery[d] |
Ата | Eugene Mitchell[d] |
Ана | Maybelle Stephens Mitchell[d] |
Ире яки хатыны | Berrien Kinnard Upshaw[d] һәм John Robert Marsh[d] |
Язма әсәрләр теле | инглиз теле |
Һөнәр төре | язучы, новеллачы, сценаричы, журналист, прозачы |
Әлма-матер | Смит көллияте[d] һәм The Westminster Schools[d] |
Активлык чорнының башы | 1936 |
Архивлары саклана | Stuart A. Rose Manuscript, Archives, and Rare Book Library[d][6] |
Жанр | любовный роман[d] |
Бүләкләр | |
Маргарет Митчелл Викиҗыентыкта |
1936 елда басылып чыккан роман Пулитцер премиясына лаек була, АКШта 70 тән артык тапкыр нәшер ителә һәм 37 дөнья теленә тәрҗемә ителә. 1939 елда режиссер Виктор Флеминг төшергән шул исемдәге фильм сигез «Оскар» премиясын ала.
Биографиясе
үзгәртүБала чагы. Журналист эше
үзгәртүМаргарет Митчелл 1900 елның 8 ноябрендә АКШның Джорджия штаты үзәге Атланта шәһәрендә адвокат Юджин Митчелл һәм Мария Изабелла Митчелл гаиләсендә туган. Маргаретның абыйсы — Стефен, дүрт елга аннан өлкән була.
Маргаретның бала чагы күптән булмаган дәвердәге вакыйгалар турындагы хикәяләр атмосферасында үтә, һәм моңа аның атасының урындагы тарихи җәмгыять рәисе булуы да ярдәм итә. Тәэсирләнүчән бала ата-анасы сөйләгән Ватандашлар сугышы турында тарихны кече чагынан йотлыгып тыңлый. Маргареттның ике бабасы көньяк халкы өчен сугышкан: берсе очраклы гына миенә тимәгән пуляны чикәсенә ала; икенчесе җиңүче-янкалардан озак яшеренеп йөри.
Язучы үзенең белемен Вашингтон семинариясендә ала башлый, ә 1918 елда Массачусетс штатындагы абруйлы хатын-кызлар Смит колледжына укырга керә.
1918 елда ул «испан» кизүеннән үлеп калган анасының хуҗалыгы белән идарә итүне үз өстенә алу өчен Атлантага кайта. Шушы ук елда Маргаретның тормышында тагын бер фаҗига була: Франциядә кияү егете лейтенант Генри һәлак була, һәм һәр ел үлеме көнендә аның әнисенә чәчәкләр җибәрә. 1922 елда Пегги исеме (аның мәктәп кушаматы) астында «Атланта Джорнал» гәҗитенә эшкә керә, вакыт үтү белән төп репортеры булып китә.
Шул ук елда ул Беррьен Киннард Апшоуга кияүгә чыга, әммә берничә ай үткәч, аерылышалар. Беренче никахы турында билгеле булуынча, Митчелл, ире Урта Көнбатышта үле килеш табылганга кадәр, бер вакыт та пистолеты белән хушлашмый. 1925 елда страховкалау агенты Джон Маршка кияүгә чыга. 1926 елда балтырына алган ярасы репортер булып эшләргә мөмкинлек бирми. Митчелл гәҗиттән китә һәм гади провинциаль тормыш алып бара, ире белән үзе данлаган Персиковая урамында яши.
Роман өстендә эше
үзгәртүМаргарет романы өстендә ун еллап эшли. Хәл-вакыйгалар очраклы языла, аннан соң берләштерелә.
Атлантага килгән эре нәшрият мөхәррире, күләмле манускрипт турында (меңнән артык басма битләр) белеп кала. Митчелл китапны бастырып чыгарырга җиңел генә ризалашмый (иске исеме — «Иртәгә — икенче көн»). Киләсе ел Митчелл сүзләр өстендә җентекле эшли, бигрәк тә тарихи детальләргә һәм даталарга игътибар итә. Китапның исемен «Унесенные ветром» (Эрнст Даусон шигыреннән «Non Sum Qualis eram Bonae Sub Regno Cynarae» юллар) дип үзгәртә. Китап 1936 елның июнендә, зур реклама ярдәмендә (Митчелл үзе зур роль уйный), басылып чыга.
Китап 1937 елда Пулитцер премиясын ала.
Роман авторы үзе китапны сату эшләре белән шөгыльләнә, китапның башка телләрдә нәшер ителүен контрольдә тота.
Табынучыларның үтенеченә карамастан, Маргарет Митчелл кабат бер нинди дә китап язмый.
Маргаретның үлеме
үзгәртү1949 елның 11 августында, эңгер-меңгердә Маргарет Митчелл ире белән «Кентерберий тарихы» фильмына кинога бара, юлда аны автомобиль бәреп китә (машина йөртүче Хью Грэвитт, элек такси йөртүче булып эшләгән, шуңа күрә еш кына аны такси бәреп киткән дигән хата бар), һәм 5 көн үткәч, аңына килә алмый, вафат була. Грэвитт исерек хәлдә машина йөрткәне өчен кулга алына һәм 5450 доллар күләмендә залог белән азат ителә. Шул ук елның ноябрь аенда аңсыз рәвештә булган үтерү өчен 18 айга төрмәгә хөкем ителә, әммә 11 ай гына утырып чыга. Ул 1994 елда 73 яшендә мәрхүм була.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Deutsche Nationalbibliothek Record #118734202 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- ↑ Тасвирый сәнгать әрхибе — 2003.
- ↑ 3,0 3,1 3,2 Краткая литературная энциклопедия — Москва: Советская энциклопедия, 1962.
- ↑ 4,0 4,1 4,2 Митчелл Маргарет // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
- ↑ http://pid.emory.edu/ark:/25593/8zp08
- ↑ https://www.nytimes.com/1937/02/26/archives/5-honors-awarded-on-the-years-books-authors-of-preferred-volumes.html
- ↑ https://www.pulitzer.org/winners/margaret-mitchell
Әдәбият
үзгәртү- Архангельская И. Б. Творчество М. Митчелл и «көньяк традиция» в литературе США (30-е гг. ХХ в) : Автореферат дис. ... канд. филол. наук. — Н. Новгород: НГПИ, 1993. — 18 с.
- Архангельская И. Б. Роман Маргарет Митчелл «Унесенные ветром»: история создания и специфика жанра(үле сылтама) // Хәбәрче Вятского государственного гуманитарного университета: «Филология и искусствоведение»: научный атналык. — Киров, 2012. — № 3(2). — С. 119-123.
- Архангельская И. Б. Нәрсә американской Юга в романе М. Митчелл 2021 елның 21 октябрь көнендә архивланган. // Хәбәрче Нижегородск университета им. Н. И. Лобачевского. № 3. Н. Новгород: Изд-во ННГУ им. Н. И. Лобачевского, 2014. С. 267-274.
- Бурин С. Н. Время в романе Маргарет Митчелл «Унесенные ветром» // Американский ежегодник за 1989 г. — М.: Наука. 1990. — С. 97-121.
Сылтамалар
үзгәртү- «Унесенные ветром» на bookZ.ru 2009 елның 9 октябрь көнендә архивланган.
- М. Митчелл в библиотеке «Альдебаран» 2007 елның 21 июнь көнендә архивланган.
- Дом-музей М. Митчелл в г. Атланта, штат Джорджия, США 2008 елның 16 июнь көнендә архивланган.
- «Унесенные ветром», обсуждения и информация
- Рассказ о посещении дома-музея М. Митчелл в г. Атланта
- Маргарет Митчелл 2021 елның 1 май көнендә архивланган.