Марат Ямалов (27 март 1947 ел) — тарихчы, журналист, югары мәктәп укытучысы. Тарих фәннәре докторы (1998), профессор (2000). Россия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының Журналистлар берлекләре әгъзасы (2000). РСФСРның (1986) һәм Башкортстан Республикасының (1997) мәгариф алдынгысы, Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2002).

Марат Ямалов
Туган 27 март 1947(1947-03-27) (77 яшь)
Югары Яркәй, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре университет профессоры, дәүләт эшлеклесе, шагыйрь, журналист, тәрҗемәче
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Биографиясе

үзгәртү

Марат Барый улы Ямалов — 1947 елның 27 мартында Башкорт АССРның Илеш районы Югары Яркәй авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1965 елда «Калтасинская заря» газетасында хатлар бүлеге хезмәткәре булып эшли башлый[1].

1966 елда Башкорт дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә. 19711972 елларда Башкорт дәүләт университетының комсомол комитеты секретаре.

Мәскәү дәүләт университетының аспирантурасын тәмамлый.

1975 елда кандидатлык диссертациясе яклый.

Башкорт дәүләт университетында башта ассистент, аннары өлкән укытучы булып эшли.

1977 елдан Марат Ямаловның хезмәт биографиясе М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты белән тыгыз бәйләнгән: 1998 елга кадәр доцент һәм 19992001 елларда Ватан тарихы кафедрасы мөдире.

1998 елда тарих фәннәре докторы.

"1965-1985 елларда Башкортстан Республикасының индустриаль үсеше" дигән темага диссертация яклый.

2000 елдан — профессор. Университетның Ватан тарихы кафедрасында гыйльми-педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә[1].

Дәүләт эшчәнлеге

үзгәртү

1998  — 2010 елларда Башкортстан Республикасы Президенты Хакимиятендә:

2001 елда Башкортстан Президенты Хакимиятенең мәгълүмат-аналитика идарәсен җитәкли, 2006 елда (өзеклек белән) өлкән референт була.

2009 елдан — Башкортстан Президентының өлкән референты булып эшли.

Фәнни эшчәнлеге

үзгәртү

Марат Ямалов 300-дән артык гыйльми хезмәт, күп монографияләр авторы. Галимнең гыйльми тикшеренүләре Россиянең һәм Башкортстанның социаль-икътисади һәм сәяси тарихына багышланган. Индустрияләштеру комплекслы тикшерү принципларын, атап әйткәндә, сәнәгать, төзелеш, транспорт, агросәнәгать комплексы, элемтә, торак-коммуналь хуҗалык, көнкүреш хезмәте һәм сәүдә үсешен тикшерү принципларын эшли.

  • «XX гасыр» (Уфа, 1995)
  • «Башкортстан Республикасының индустриаль үсеше (1965-1985 еллар)» китабы киң танылу яулый. (Уфа, 1998)
  • «1945-2000 елларда Башкортстан авыллары» (Уфа, 2003, автордашлыкта).
  • «Р. Г. Кузеев» (Уфа, 2008, автордаш).

Җәмәгать эшчәнлеге

үзгәртү

Марат Барый улы актив җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

  • 2000 елдан — Журналистлар берлеге әгъзасы. Аның публицистик мәкаләләре матбугатта даими басылып тора.
  • 2009 елда «Бельские просторы» журналының «Публицистика» номинациясендә премия лауреаты.
  • Россия Хәрби фәннәр академиясе әгъзасы.
  • «Белем» җәмгыятенең лекторы булган. Берничә тапкыр «Белем» республика оешмасының идарә әгъзасы итеп сайланган.
  • Бөтенрусия җәмгыятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Шигърият сөючеләргә Марат Ямалов лирик шагыйрь буларак билгеле[1]. Ул берничә шигырьләр җыентыгы авторы:

  • 1995 ел — «Мин балачак тугаена кайтам әле» («Я вернусь в долины детства»)
  • 2004 ел — «Тынычлык йөзендә елмаю» («Улыбка над ликом покоя»)
  • 2006 ел — «Күктәге карусель» «(Небесная карусель»)

Роберт Миңнуллинның, Марсель Сәлимовның һәм башка шагыйрьләрнең, язучыларның әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иткән.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

үзгәртү
  • РСФСР-ның мәгариф алдынгысы (1986)
  • Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы (1997)
  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2002)

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү