Мансур Әюпов (8 июль 1947 ел) — галим-политолог, партия, дәүләт, матбугат һәм югары мәктәп эшлеклесе. Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, вице-президенты һәм президиумы әгъзасы, философия фәннәре кандидаты, сәяси фәннәр докторы, профессор. Башкортстан Республикасы Президенты каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясенең элекке ректоры (1998-2003, 2007-2011).

Мансур Әюпов
Туган телдә исем баш. Әйүпов Мансур Әнүәр улы
Туган 8 июль 1947(1947-07-08) (76 яшь)
Исмәгыйль, Дәүләкән районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты һәм СБКФ ҮК каршындагы иҗтимагый фәннәр академиясе[d]
Һөнәре сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм Бердәм Русия
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре нәмзәте[d] һәм сәясәт фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

Биографиясе үзгәртү

Мансур Әнвәр улы Әюпов 1947 елның 8 июлендә Башкорт АССРның Дәүләкән районы Исмәгыйль авылында туган.

Башкорт дәүләт университетын (филолог, башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы) һәм КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен тәмамлаган.

19791986 елларда КПССның Башкортстан өлкә комитетының агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире урынбасары, матбугат, радио һәм телевидение секторы мөдире була[1].

19861990 елларда — «Совет Башкортстаны» республика гәзите мөхәррире.

19901994 елларда Башкорт АССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары һәм Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазыйфасында эшли.

19941998 елларда — Башкортстан Республикасының Дәүләт секретаре.

19982003 еллар — Башкортстан Президенты каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясе ректоры.

20032007 елларда IV чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары була.

20072011 елларда кабаттан Башкортстан Президенты каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясе ректоры.

2011 елдан Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Әюпов Мансур Әнвәр улы 80 нән артык гыйльми хезмәт, шул исәптән монографияләр һәм сәяси үзгәрү процесслары һәм Россия федерализмы яңарыш шартларында төбәк сәяси власте һәм сәяси институтлар формалашуы һәм эшләве мәсьәләләре буенча методик әсбаплар авторы[2].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.
  • Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү