Мансур Гыймранов

Гыймранов Мансур Гыймран улы (13 август 1917 — 8 гыйнвар 2009) — галим-микробиолог, медицина фәннәре докторы (1969), профессор (1970). Бөек Ватан сугышында катнашучы. Башкорт АССРның атказанган фән эшлеклесе (1970), ССРБ-ның сәламәтлек саклау отличнигы (1968).

Мансур Гыймранов

Биографиясе үзгәртү

Мансур Гыймран улы Гыймранов 1917 елның 13 августында Уфа губернасының Бәләбәй өязе Күгәрчен-Бүләк авылында туган (хәзер Башкортстан Республикасы Шаран районының Күгәрчен-Бүләк авылы)[1]. Аның әнисе — Менәвәрә Галләметдин кызы халык медицинасы белән яхшы таныш, якташларын дару үләннәре ярдәмендә дәвалаган булган. Ә атасы Гыймран Ямалетдин улы авылда мулла булган, мәгарифнең мөһимлеген яхшы аңлаган һәм улын Чукаево авылындагы рус мәктәбенә биргән. Монда Мансур Гыймранов рус телен яхшы өйрәнә, бу аның алдагы язмышында мөһим роль уйный.

Мансур бала чактан табиб булырга хыяллана һәм 1936 елда Уфа медицина рабфагы тыңлаучысы була. Өч елдан соң, рабфакны уңышлы тәмамлап, мединститут студенты булып китә. Тиздән Мансур Гыймран улы Кызыл Армия сафына чакырыла, ә демобилизацияләнергә вакыты җиткәч, Бөек Ватан сугышы башлана[2].

Мансур Гыймранов фронтка китә, Көнбатыш Украинада Сож елгасы аша чыгу өчен алышта катнаша, анда аягы каты яралана. Госпитальгә эләгә.Ярасы тирән була, шуңа күрә аягын кисәргә диләр. Мондый карар кабул ителде дигәндә генә, Мансур Гыймранович бәхетенә Тамбов госпиталенә билгеле доктор һәм архиепископ Войно-Ясенецкий килә. Ул аны карап,аягын ампутацияләргә кирәкми, ди. Шулай итеп, Мансур Гыймран улы бу ярчыклар белән гомер буе яши.

М. Г. Гыймранов госпитальдән соң армия хезмәтенә яраксыз дип таныла һәм демобилизацияләнә. Туган җиренә кайткач, колхоз рәисе урынбасары булып эшли башлый. Тиздән аңа колхоз җитәкчесе булырга тәкъдим итәләр, әмма аның укырга теләге көчлерәк булып чыга. Мансур Гыймранович Уфага килә һәм 1944 елның көзендә медицина институтының беренче курсына укырга керә. Башкорт дәүләт медицина институтын уңышлы тәмамлаганнан соң, Мансур Гыймран улы микробиология кафедрасында аспирант итеп калдырыла.

1952 елда ул кандидатлык, аннары докторлык диссертацияләрен уңышлы яклап, башта ассистент, аннары доцент булып эшли. Профессор, ә 1967 елдан — Башкорт дәүләт медицина университетының микробиология кафедрасы мөдире.

1984 елдан соң Мансур Гыймранов күп еллар профессор-консультант булып эшли.

Профессор Гыймранов озак еллар микробиологлар, эпидемиологлар һәм паразитологлар җәмгыятенең Башкортстан бүлекчәсен җитәкли. Институтның «Медицина кадрлары өчен» газетасында мөхәррир, «Белем» җөмһүрият җәмгыяте идарәсе әгъзасы була.

Фәнни эшчәнлеге авыру тудыручы микроорганизмнар, шул исәптән эренле инфекция тудыручылар (стафилококк, стрептококк һ.б.), патогенлыгының төп сыйфатларын өйрәнүгә багышлана. Аның тарафыннан үлекле-шешле авыруларга каршы нәтиҗәле дәвалау алымнары әзерләнә, кайберләре республиканың дәвалау-профилактика учреждениеләрендә уңышлы кулланыла.

Мансур Гыймран улы 100-дән артык гыйльми хезмәт авторы[3].

1972 елда аңа «Башкорт АССР-ның атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Шулай ук аның күкрәген Октябрь революциясе, Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм дистәләгән медаль бизи.

Мансур Гыймран улы Гыймранов 2009 елның гыйнварында 92-нче яшендә вафат була.

Шәхси тормышы үзгәртү

Мединститутның югары курсларында Мансур Гыймранов Дүртөйле районы кызы студентка Анва Янгирова белән таныша. 1947 елда алар өйләнешә. Мансур Гыймран улы белән Анва Янгирова 60 елдан артык бергә яшәгән. Алар ике бала тәрбияләп үстергән: кызы Зөһрә һәм улы Рәис.

Фәнни хезмәтләре үзгәртү

  • “Ферменты патогенности” и токсины бактерий. — М., 1969 (автордаш).

Искәрмәләр үзгәртү