Мангала
Мангала (Санскритча: मङ्गल, IAST: Maṅgala) Һинду текстларында кызыл планета Марс өчен исем.[1] Шулай ук Лоһит буларак мәгълүм (мәгънәсе: кызыл), ул сугыш Илаһы, целибат һәм кайвакыт Картиккея (Скандага) бәйле.[1] Аның килеп чыгышы төрле риваять текстларында төрле; кайберәүләрдә ул Җир Ана Бһуми һәм Вишнуның улы, ул әнисен әтисе Вараха аватар формасында су төбеннән күтәргәч барлыкка килгән. Башка риваятьләрдә ул Шиваның тиреннән яки кан тамчысыннан туган булган.[1]
Планета
үзгәртүМангала планета буларак Санскритта язылган төрле Һинд дине астрономик текстларында очрый, мәсьәлән, Арьябһатаның , 5-енче гасыр Арьябһатиясында, Латадэваның 6-ынчы гасыр Ромакасында һәм Вараһамиһираның Панча Сиддһантикасында, Брахмагуптаның 7-енче гасыр Хандахадьякасында һәм Лалланың 8-енче гасыр Сисьядһиврддидасында.[2] Бу текстлар Мангаланы планеталарның берсе дип тәкъдим итәләр һәм чагыштыра торган планета хәрәкәтенең характеристикаларын фараз итәләр.[2] Башка текстлар, мәсьәлән, Сурья Сиддханта, аның тәмамлануы 5-енче һәм 10-ынчы гасыр белән даталана, төрле планеталар турында бүлекләрне Илаһ риваятьләре белән тәкъдим итәләр.[2] Бу текстларның кулъязмалары бераз төрле юрамалларда бар, алар Мангаланың күкләрдә хәрәкәтен тәкъдим итәләр, әмма мәгълүматлары төрле, биредә текст ачык һәм тормышлары буена үзгәртелгән булуын фараз итә.[3][4][5] Безнең эраның 1-енче меңьеллык Һинду галимнәре астрономик өйрәнүләреннән Мангаланы да кертеп һәр планетаның сидериаль әйләнеше өчен вакытны фараз иткәннәр һәм нәтиҗәләре бераз аерылып торган:[6]
Чыганак | Сидериаль әйләнеш өчен фараз ителгән вакыт[6] |
Сурья Сиддһанта | 686 көн, 23 сәгать, 56 минут, 23,5 секунд |
Сиддһанта Широмани | 686 көн, 23 сәгать, 57 минут, 1,5 секунд |
Птолемей | 686 көн, 23 сәгать, 31 минут, 56,1 секунд |
20-енче гасыр исәпләүләре | 686 көн, 23 сәгать, 30 минут, 41,4 секунд |
Календарь һәм зодиак
үзгәртүМангала ул Һинду календарендә 'Мангалавара' яки сишәмбе сүзенең тамыры.[1] "Сишәмбе" сүзе Грек-Рим һәм башка Һинд-Аурупа календарендә шулай ук Марс планетасына багышланган,[7] ул "Тив Көне"нә карый, Тив яки Тир көне, сугыш һәм җиңү Ходае.[8] Тив башка Һинд-Аурупа риваятьләрендә Марс белән тәңгәл китерелә. Мангала алкышлы дип таныла.[1] Мангала Һинду зодиак системасында Наваграхалар өлеше булып тора. Һинду астрологиясенең зодиагы һәм исем бирү системасы, Мангаланы Марс буларак кертеп, Искәндәр Зөлкәрнәйн белән Грек астрологиясе кертелүдән соң үскән булырга охшаш,[9][10][11] [12][13]
Иконографиясе
үзгәртүУл кызыл яки ялкын төсендә, дүрт куллы һәм өч япьле сөңге тоткан итеп (Санскрит телендә: тришула), Гада чукмары (Санскрит телендә: gadā), лотос (Санскрит телендә: Падма (символ)) һәм сөңге (Санскрит телендә: Шула белән сурәтләнә. Ул атлана торган хайван булып (Санскритча: Ваһана) тәкә тора. Ул (Сишәмбе) идарәчесе булып тора.[14]
Башка исемнәре
үзгәртүМарс (Мангала) шулай ук атала:
Мангала шигырьләре
үзгәртүМангала сүзе борынгы булып тора ул беренче мәртәбә Ригведада пәйда була (безнең эраның 1000-енче елга кадәр), һәм грамматик Патанджали (безнең эрага кадәр~2-енче гасыр) тарафыннан искә алына, әмма астрологик төшенчә буларак түгел, ә әдәби эшләрдә "алкышлы-уңышлы" (сиддһа) структурасында. Панини шулай ук I.3.1 шигырендә охшаш контекстта искә ала.[17]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Roshen Dalal (2010). Hinduism: An Alphabetical Guide. Penguin Books India. p. 240. . https://books.google.com/books?id=DH0vmD8ghdMC&pg=PA240.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Ebenezer Burgess (1989). P Ganguly, P Sengupta. ed. Sûrya-Siddhânta: A Text-book of Hindu Astronomy. Motilal Banarsidass (Reprint), Original: Yale University Press, American Oriental Society. pp. vii–xi. . https://books.google.com/books?id=W0Uo_-_iizwC.
- ↑ Lionel D. Barnett (1994). Antiquities of India: An Account of the History and Culture of Ancient Hindustan. Asian Educational Services. pp. 190–192. . https://books.google.com/books?id=x40mwFwgK44C&pg=PA190.
- ↑ Ebenezer Burgess (1989). P Ganguly, P Sengupta. ed. Sûrya-Siddhânta: A Text-book of Hindu Astronomy. Motilal Banarsidass (Reprint), Original: Yale University Press, American Oriental Society. pp. ix-xi, xxix. . https://books.google.com/books?id=W0Uo_-_iizwC.
- ↑ J Fleet (1911). Arbhatiya. Cambridge University Press for the Royal Asiatic Society. 794–799. https://books.google.com/books?id=1LssAAAAIAAJ.
- ↑ 6,0 6,1 Ebenezer Burgess (1989). P Ganguly, P Sengupta. ed. Sûrya-Siddhânta: A Text-book of Hindu Astronomy. Motilal Banarsidass (Reprint), Original: Yale University Press, American Oriental Society. pp. 26–27. . https://books.google.com/books?id=W0Uo_-_iizwC.
- ↑ Richard L. Thompson (2004). Vedic Cosmography and Astronomy. Motilal Banarsidass. pp. 88. . https://books.google.com/books?id=9oi64rTVwNMC&pg=PA88.
- ↑ Linda T. Elkins-Tanton (2006). Mars. Infobase Publishing. pp. v–vi. . https://books.google.com/books?id=eJ3y870Hxp4C.
- ↑ Yukio Ohashi, 1999, 719–721 битләр.
- ↑ Pingree, 1973, 2–3 битләр.
- ↑ Erik Gregersen (2011). The Britannica Guide to the History of Mathematics. The Rosen Publishing Group. p. 187. . https://books.google.com/books?id=qZ3zVmLUcjcC.
- ↑ James Lochtefeld (2002), "Jyotisha" in The Illustrated Encyclopedia of Hinduism, Vol. 1: A–M, Rosen Publishing, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 0-8239-2287-1]], pages 326–327
- ↑ Nicholas Campion (2012). Astrology and Cosmology in the World’s Religions. New York University Press. pp. 110–111. . https://books.google.com/books?id=MxSr1NT3BLoC. 2023 елның 7 март көнендә архивланган.
- ↑ Mythology of the Hindus, Charles Coleman, p. 132
- ↑ Turner, Sir Ralph Lilley (1962). aṅgāraka 126. A comparative dictionary of the Indo-Aryan languages. London: Oxford University Press. Digital Dictionaries of South Asia, University of Chicago. әлеге чыганактан 2011-08-22 архивланды. 21 February 2010 тикшерелгән. “aṅgāraka 126 aṅgāraka '(hypothetical) red like embers', masculine 'charcoal'. 2. masculine 'the planet Mars'. [áṅgāra -- ]1. Pali aṅgāraka -- 'red like charcoal'; Sanskrit aṅārī 2. Pali aṅgāraka -- masculine 'Mars',; Sanskrit aṅāro masculine Tuesday.”
- ↑ Gopal, Madan (1990). K.S. Gautam. ed. India through the ages. Publication Division, Ministry of Information and Broadcasting, Government of India. p. 75. https://archive.org/details/indiathroughages00mada.
- ↑ Walter Slaje (2008). Abhandlungen für die Kunde des Morgenlandes. Otto Harrassowitz Verlag. pp. 22–24. . https://books.google.com/books?id=fD0Ypvxmzj8C&pg=PA22.