Мáнас (Санскрит сүзе man — «уйларга», «беләргә», «карарга»; manas — «җан», «акыл»дан алынган.[1]Һинд дине фәлсәфәсе һәм психологиясе төшенчәсе, Фәлсәфә системасына карап мәгънәсе төсмерләрен үзгәртә, әмма тулаем алганда, аның мәгънәсе: акыл, рацио, фикерләү сәләте, уйлау коралы, кайвакыт үзеннән-үзе аңсыз (күпчелек мәктәпләр манасны индрийлар, «сәләтләр» рәтенә аларның координаторы буларак керткән)[2]. Манас еш "иң олы булмаган", эмпирик акылга кертелгән[3], бу мәсьәлән, буддхи (интеллекттан) аермалы буларак.

Төп функцияләре үзгәртү

Манасның төп функцияләре булып:

  • хис органнарының (джнянендрий) бирелгәннәрнең координациясе һәм алар нигезендә дөнья турында бердәнбер аңлауны барлыкка китерү[4];
  • психиканың эчке халәтләрен сиземләү — манаса пратьякша («эчке сизем»)[3][5];
  • ихтияр сайлавын башкаруда эчке гамәл органнары (кармендриями) белән идарә итү;
  • гомумән арадаш роле[6] бу виталь-физик сферасы һәм бу фәлсәфә системасында иң олы дип саналган өлеш арасында.

Шулай итеп, манас, аңлау гамәл дә органы булып тора.

Арадаш роленда манас "капка сакчы хезмәтчесе" нә охшаш ителә. (шул ук вакытта хисләр — «капка»ларга).

Төрле Һинд фәлсәфәсе системаларында манас үзгәртү

Ньяя һәм вайшешика системаларында манас — чиксез җанның (Атманның) фикер йөртү коралы. Манас тугыз төр субстанциянең берсе, ул атомар, мәңге, сизелә торган түгел һәм үзе бер сиземләүдән артыкка ия була алмый[7].

Санкхья һәм йога системаларында манас, капма-каршы, рәвештә мәңге түгел өлешләрдән тора һәм берничә бер вакытта сиземләүгә сәләтле[8]. Манас эчке орган антахкарананың өч компонентларның берсе булып тора — наряду с буддхи (иң олы интеллект һәм ихтияр) һәм ахамкара белән беррәттән (шәхси «эго» хисе)[3].

Адвайта-ведантада манас, шулай ук антахкараның өлеше булып тора, шулай аталган нәзек тән — линга-шарира яки сукшма-шарирага кертелә.[9].

Буддачылык йогачара мәктәбендә манас мановиджняна («акыл» аңы) һәм клиштаманаска бәйле («караңгылатылган» манас, Ахамкара аналогы) — бу сигез төр аңның - виджнянаның алтынчысы һәм җиденчесе - биш төр хис сиземләве һәм алая-виджняна (барлык төр аң чыганагы) белән беррәттән.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Кочергина В. А. Санскритско-русский словарь. 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
  2. Калып:Источник/НФЭ
  3. 3,0 3,1 3,2 Калып:Источник/НФЭ
  4. Радхакришнан С. Индийская философия, Т. II, ч. III, гл. 4
  5. Чаттерджи С., Датта Д. Индийская философия, ч. 6
  6. Радхакришнан С. Индийская философия, Т. II, ч. III, гл. 2
  7. Радхакришнан С. Индийская философия, Т. II, ч. III, гл. 3
  8. Чаттерджи С., Датта Д. Индийская философия, ч. 7
  9. Радхакришнан С. Индийская философия, Т. II, ч. III, гл. 8

Әдәбият үзгәртү

  • Радхакришнан С. Индийская философия. — М.: Академический проект; Альма Матер, 2008. — 1007 с. — (Концепции). — ISBN 978-5-8291-0992-9, ISBN 978-5-902766-34-6.
  • Чаттерджи С., Датта Д. Индийская философия / Пер. с англ. А. В. Радугин (главы I—III), Е. А. Тучинская (глава IV), А. Р. Романенко (главы V—X); Под ред. В. И. Кальянова. — М.: Академический проект; Альма Матер, 2009. — 365 с. — (Концепции). — ISBN 978-5-902766-55-1, ISBN 978-5-8291-1137-3.