Май чүлмәге татар халык уены.

Май чүлмәге
Уенчылар саны
7-8
Уйнау урыны

Уйнау тәртибе үзгәртү

Җиде-сигез уенчы бергә түгәрәкләнеп утыралар. Аннан соң һәммәсе кулларын берсе өстенә берсе куеп бер күтәреп, бер төшереп торалар. Шул вакытта уйнаучылардан кулын иң өскә куелган кеше белән иң аска куелган кеше түбәндәгечә әйтешәләр:

— Исәнме, аппагым?
— Саумы, былбылым!
— Мондагы май чүлмәге кайда?
— Салам астында.
— Салам кайда?
— Үгез ашаган.
— Үгез кая?
— Урманга киткән.
— Урман кая?
— Балта чапкан.
— Балта кайда?
— Иләкчедә.
— Иләкче кайда?
— Чиләкчедә.
— Чиләкче кайда.
— Тимерчедә.
— Тимерче кайда?
— Күмерчедә.
— Күмерче кайда?
— Күмерче күмер яндырганда үзе дә янып көл булган, күккә очкан да киткән.

Кулы аста булган кешенең соңгы сүзләреннән соң һәммә уенчылар «алма туп» дип кулларын тартып алалар һәм авызларын йомалар. Моннан соң уйнаучыларның берсе дә көлмәскә, сөйләшмәскә тиеш. Арадан берәү ялгыш көлеп җибәрсә я берәр сүз әйтсә, аңардан: «Күктән кем өе башына төштең?» дип сорыйлар. Ул авылдагы бер өйне атый. Соңыннан өйдә ата-ана-лары һәм балалары барысы ничә кеше булса, шуның санынча һәрбер уйнаучы чиратлап көлгән кешенең кулына чиртәләр. Аннан соң уенны тагын баштан уйныйлар.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.