Майя Ишморатова (27 май 1966 ел) — галим-ботаник. 2007 елдан Башкорт дәүләт университеты укытучысы, физиология һәм гомуми биология кафедрасы мөдире. Россия Табигать фәннәре Академиясенең мөхбир әгъзасы, биология фәннәре докторы (2004), профессор (2011). Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре, Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы.

Майя Ишморатова
Туган 27 май 1966(1966-05-27) (57 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре университет профессоры
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Биографиясе үзгәртү

Майя Мөнир кызы Ишморатова 1966 елның 27 маенда Уфа шәһәрендә туган.

1983-1989 елларда Башкорт дәүләт университетының биология факультетында белем ала[1].

Хезмәт эшчәнлеген 1989 елда Ботаника бакча-институтында башлый һәм дистә елга якын шунда эшли (өзеклек белән), шул исәптән 1998 елдан өлкән гыйльми хезмәткәр, 2004 елдан — төп гыйльми хезмәткәр, 2005 елдан — лаборатория мөдире.

1998-2004 елларда Башкорт дәүләт университетының Сибай институтында, 2007 елдан бирле Башкорт дәүләт университетында укыта[1], физиология һәм гомуми биология кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Фәнни эшчәнеге популяцияләр биологиясе, геоботаника, интродукция, күзәнәкләр һәм тукымалар культурасы белән бәйле.

180-нән артык фәнни хезмәт авторы[1].

Гыйльми хезмәтләре үзгәртү

  • Родиола иремельскаяна Южном Урале. М., 2006[1];
    • Семена травянистых растений: особенности латентного периода, использование в интродукции и размножении in vitro. Уфа, 2009 (автордаш);
    • Орхидеи Башкирского заповедника и сопредельных территорий. Уфа, 2010 (автордаш);
    • «Математическое моделирование динамики численности биологической популяции при изменяющихся внешних условиях на примере бурзянской бортевой пчелы (Apis mellifera L., 1758)», Матем. биология и биоинформ., 12:1 (2017) (автордаш).

Ишморатова М. М. түбәндәге гыйльми җәмгыятьләр әгъзасы:

  • Бөтенрусия Анатомнар, гистологлар һәм эмбриологлар гыйльми җәмгыятенең Башкортстан бүлекчәсе;
  • Халыкара морфологлар ассоциациясенең Башкортстан бүлекчәсе һәм Халыкара физиологлар ассоциациясенең Башкортстан бүлекчәсе

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре;
  • Башкортстан Республикасы Мәгариф отличнигы;
  • Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы;
  • Россия Табигать фәннәре Академиясенең мөхбир әгъзасы[2].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 http://bashenc.online/ba/articles/90379/ Башҡортостан энциклопедияһы — Ишморатова Майя Мөнир ҡыҙы
  2. Сотрудники кафедры физиологии и общей биологии 2019 елның 21 ноябрь көнендә архивланган.

Сылтамалар үзгәртү