Төп менюны ачу

Мадагаскар (җир. Nosin Dambo – кабаннар утравы) – зурлыгы буенча Җирдә дүртенче утрау. Һиндстан океанында урнашкан, Африканың көнчыгыш ярыннан Мозамбик бугазы белән аерылган.

Мадагаскар утравы
Satellite image of Madagascar in September 2003.jpg
Җәгърафия
Ил Мадагаскар
Мәйдан 587,713 дүрткел киламитер
ДДӨБ 2876 метр Edit this on Wikidata
Сулык Һинд океаны
Координатлар 19.33°S 47.07°E, 20°S 47°E Edit this on Wikidata


Утрауның мәйданы – 590 мең км². Озынлыгы – якынча 1600 км, киңлеге – 600 кмдан артык.

Утраудагы елгалар: Бетсибока, Манчака һ.б.

Мадагаскар Африкадан ерак булмаса да, аның фаунасы һәм флорасы үникәл: утрауга дөньядагы хайваннар һәм үсемлекләр төрләренең 5%ы туры килә, шуларның 80% бары тик Мадагаскардан башка җирдә үсми һәм яшәми. Аларның иң күренеклесе – лемурлар.

Тропик климаты, утрауның көньягын еш кына субтропик климатлы дип исәплиләр.

Утрауда Мадагаскар Республикасы урнашкан.