Ләлә Сабирова
Ләлә Сабирова, Ләлә Нәгыйм кызы Сабирова (кыз фамилиясе Гыймадиева, 1947 елның 1 марты, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Дөбъяз районы, Мәмдәл) — балалар язучысы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (1997), Татарстанның журналистлар (1988) һәм язучылар (1995) берлекләре әгъзасы. Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2013).
Ләлә Сабирова | |
---|---|
![]() | |
Тугач бирелгән исеме: | Ләлә Нәгыйм кызы Гыймадиева |
Туу датасы: | 1 март 1947 (74 яшь) |
Туу урыны: | ТАССР, Дөбъяз районы, Мәмдәл |
Милләт: | татар |
Ватандашлык: | Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе→![]() |
Эшчәнлек төре: | укытучы, журналист, язучы |
Иҗат итү еллары: | 1964 - х. в. |
Юнәлеш: | балалар әдәбияты |
Жанр: | кыска хикәяләр |
Иҗат итү теле: | татар теле |
Дебют: | «Кызарган алмалар» (ТКН, 1986) |
Премияләр: | Саҗидә Сөләйманова премиясе (2013) |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1947 елның 1 мартында Татарстан АССР Дөбъяз (1963 елдан Яшел Үзән, 1965 елдан Биектау)[1] районының Мәмдәл авылында җиде балалы укытучылар гаиләсендә туган. Мәмдәл урта мәктәбен (1964)[2], Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын (1969) тәмамлаган.
1969 — 1971 елларда «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәткәр.
1971 — 1988 елларда Биектау районы Олы Битаман авылы мәктәбендә укытучы, директор урынбасары.
1988 елдан Казанда. «Яшь ленинчы» газетасының (1990 елдан «Сабантуй» газетасы, 2014 елдан «Сабантуй» журналы) әдәби хезмәткәре, җаваплы сәркатибе, баш мөхәррир урынбасары, 1995 — 2014 елларда баш мөхәррир.
1960 елларда беренче хикәяләре «Колхозчы» исемле район газетасында, «Пионер» (хәзерге «Ялкын») журналында күренә. Нәниләр өчен язган кыска хикәяләре 1964 елда «Тылсымлы таяк» исемле күмәк җыентыкта басыла.
КитапларыҮзгәртү
- Кызарган алмалар. К.: ТКН, 1986.
- Мыеклы фәрештә.К.: ТКН, 1999.
- Бер уч борчак. К.: ТКН, 2016. ISBN 978-5-298-03104-2
- Ике әни һәм математика. К.: ТКН, ?
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
ӘдәбиятҮзгәртү
- Мартта кабынган йолдызлар. Ләлә Сабирова. «Сөембикә», 2017 ел, март, 63нче бит.
- Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәлек. К.: «Мәгариф», 2004.
СылтамаларҮзгәртү
- Сабирова Ләлә. Матбугат.ру
- Ләлә Сабирова. Әхмәт Дусайлының шәхси порталы
Моны да карагызҮзгәртү
- Кыска хикәяләре online «Татарстан» журналы сайтында
- «Куллары йомшак иде» хикәясе. «Сөембикә» журналы сайтында
- «Бер уч борчак» хикәясе. «Казан утлары» журналы сайтында
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
- ↑ Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе. «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталы
- ↑ В Альметьевске состоялось вручение литературных премий им. С. Сулеймановой. VolgaNews.Ru, 24.10.2013