Ләлә Кадермәтова

Ләлә Ринат кызы Кадермәтова (1965 елның 3 июне, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — Татарстан сәясәтчесе. VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы секретаре. «Россельхозбанк»ның Татарстан төбәк филиалы директоры. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы.

Ләлә Кадермәтова
Туган 3 июнь 1965(1965-06-03) (58 яшь)
Казан, Татарстан АССР, ССРБ
Яшәгән урын Четаев урамы[1]
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер Казан дәүләт финанс-икътисад институты
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Бердәм Россия

Тормыш юлы үзгәртү

Ләлә Кадермәтова 1965 елның 3 июнендә Казан шәһәрендә туа. 1986 елда В. В. Куйбышев исемендәге Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, хезмәт эшчәнлеген 1986 елда «Стройбанк»ның Татарстан Республика конторасы хисапчысы булып башлый.

«Промстройбанк»ның Татарстан Республикасы идарәсендә икътисадчы, «Казан» коммерция инвестиция-траст банкының тышкы икътисади идарәсе башлыгы, тышкы сәүдә банкының халыкара исәп-хисап һәм валюта контроле төркеме җитәкчесе, соңрак клиент бүлеге башлыгы булып эшли[2]. 2004 елдан «Ак Барс Банк»ның Казан филиалы җитәкчесе, 2008 елдан «Ак Барс Банк» идарәсе рәисе урынбасары. 2013 елда «Россельхозбанк»ның Татарстан төбәк филиалы директоры булып эшли башлый.

2019 елның 8 сентябрендә «Бердәм Россия» партиясе исемлекләре буенча VI нчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана[3]. Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы.

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү