Лямблиоз — кешенең аш сеңдерү юлын зарарлаучы паразитар авыруы; эчәк лямблие йогудан килгән бер күзәнәкле микроскопик хайван[1].

Тудыручы — иң күпсанлы Lamblia intestinalis (Giardia lamblia) төре. Фекаль‑ораль юл белән йога (кайнамаган су, йорт хайваннары аша һ.б.). Инкубация чоры 10-15 көн.

Төп симптомнары үзгәртү

Метеоризм, өянәк сыман корсак авыртуының кабатлануы, дуоденит, энтерит һ.б. Мөмкин өзлегүләр: үт бүлеп чыгару юлларының шешүе, мальабсорбции синдромы. Диагностикалауда клиник һәм лаб. тикшеренү мәгълүматлары кулланыла. Дәвалау медикаментоз.

Профилактика үзгәртү

Авыруларны һәм циста йөртүчеләрне иртәрәк ачыклап дәвалау, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү, тирә‑як мохит объектларын санитарлы саклау.

Тикшеренүләр үзгәртү

Лямблиоз проблемалары буенча фәнни тикшеренүләр Медицина университетында алып барыла: ашказаны‑эчәк юлы әгъзалары авырулары булган балаларда лямблиоз клиник‑лаборатория үзенчәлекләре өйрәнелә (Р.Ә.Әхмәтова), балаларда лямблиоз инвазиясе булганда, аш сеңдерү әгъзалары авыруларының хроник үзенчәлекләре тикшерелә (Г.К.Туперцева).

Иҫкәрмәләр үзгәртү

  1. Русско-башкирский словарь медицинских терминов (В.З.Гумеров, 1981)

Әдәбият үзгәртү

  • Популярная медицинская энциклопедия. М.: "Советская энциклопедия", 1979.

Сылтамалар үзгәртү