Ашкайнату юлларында газлар ясалып, аларның эчәклектә җыелуы нәтиҗәсендә эч күбенү медицинада метеоризм дип атала. Эч күбенү белән бергә корсакта авырлык тойгысы, ә кайвакыт көчле авыртулар барлыкка килә, эчтән газ чыкканнан соң гына хәл җиңеләя.

Метеоризм
Сурәт
ICD-9-CM 787.3
 Метеоризм Викиҗыентыкта

Метеоризм еш кына кечкенә балаларны интектерә. Аларның ашказаны-эчәклек трактында фермент ясау системасы тулысынча формалашып^ бетмәгән була. Бу хәл олы яшьтәге кешеләр өчен дә ят түгел, аларның фермент ясау процесслары киресенчә кимү ягына таба бара. Кайвакыт 5 метеоризм яшь кешеләрдә дә күзәтелә. Белгечләр эчәклек газлары ясалуны табигый процесс дип карый. Углекислоталы газ нечкә эчәклекнең югары өлешендә үк ясала башлый, тик аның актив ясалу урыны булып юан эчәклек санала. Газ эшкәртелә башлаган ашамлык продуктларга юан эчәклектәге микрофлораның тәэсире аркасында барлыкка килә. Норма буларак, процесс барышында сәламәт кешеләрдә уртача 0,5-1,5 л газ куыкчыклары барлыкка килә, алар үзләреннән-үзләре суырылалар һәм бернинди дә борчу тудырмыйлар. Кызганычка каршы, бүген бик аз кешеләр генә сәламәтлек белән мактана ала. Шунлыктан метеоризм күренешләре, дөрес тукланмау сәбәпле, урта яшьтәге кешеләрне дә шактый борчый. Безнең бик күпләребез ашык-пошык — бернинди режимсыз, юл өстендә генә ашап йөри. Бу хәл бизнес белән шөгыльләнгән 1 кешеләр арасында аеруча еш күзәтелә, фаст-фуд (гамбургер, пицца һ.б.) ашап, газлы сулар эчеп йөрүче яшүсмерләр дә метеоризмнан интегә.

Метеоризм ашказаны-эчәк трактындагы берничә куркыныч авыруның симптомы да булырга мөмкин. Шундый авырулардан юан эчәк, ашказаны асты бизе, үт куыгы ялкынсынулары һәм ярсыган эчәк синдромы очракларында метеоризм җәфалый. Мондый вакытта төп авыруны дәваларга кирәк. Гастроэнтеролог-табиб тирәнтен тикшерүләр уздырып, анык диагноз куйганнан соң дәва билгели ала.

Метеоризм клетчаткага бай, әчетү матдәләре күп булган яшелчә, җиләк-җимешләр ашаганда аеруча еш күзәтелә. Мондый ашамлыкларга бакча борчагы, кәбестә, бәрәңге, алмалар, виноград, грушалар керә. Боларны : ашагач, эч күбенүен сизсәгез, киләчәктә үз рационыгызда мондый ризыкларны бераз киметергә кирәк булыр. Сыра, куас кебек эчемлекләр , белән мавыккан кешеләрнең эчендә күп газ ясалу интектерергә мөмкин. Бу күңелсез хәлдән котылу өчен, дөрес туклану режимы оештырырга һәм хәрәкәтчән тормыш алып барырга кирәк. Халык медицинасы метеоризм белән интеккән кешеләргә петрушка тамырлары төнәтмәсе эчәргә киңәш итә. Ул болай әзерләнә. 1 аш кашыгы коры чималга (петрушка тамырларына) ярты стакан кайнаган су салалар һәм 1,5-2 сәгать буе төнәтәләр. Сөзеп, 1 әр аш кашыгы күләмендә ашарга 30 минут кала эчәләр. Дару үсемлекләре җыелмасыннан төнәтмә ясарга була. Аның өчен 2 өлеш дару ромашкасы чәчәкләре, 2 өлеш борыч бөтнек яфраклары, 2 өлеш укроп орлыклары, 3 өлеш миләш җимешләре, 1 өлеш песи үләне тамыры алырга кирәк. Төнәтмәне болай әзерлиләр: 2 балкашык катнашмага 1 стакан | кайнар су салып, 1 сәгать буе төнәтәләр һәм сыгалар. Көненә 2 тапкыр стаканның өчтән бер өлеше күләмендә ашар алдыннан эчәләр.

Искәрмәләр үзгәртү