Людмила Чекирова

Чекирова Людмила Дмитриевна (18 март 1950 ел) — опера җырчысы (лирик драматик сопрано), Башкортстан Республикасының халык артисты (2000). Төркмән ССРның атказанган артисты (1991) һәм Төркмән ССРның Ленин комсомолы премиясе лауреаты (1985).

Людмила Чекирова
Туган 18 март 1950(1950-03-18) (74 яшь)
Прокопьевск, Кемерово өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре актёр
Бүләк һәм премияләре Башкортстан Республикасының халык артисты (2000), Төркмән ССРның атказанган артисты (1991), Төркмән ССРның Ленин комсомолы премиясе лауреаты (1985).

Биографиясе үзгәртү

Людмила Дмитриевна Чекирова 1950 елның 18 мартында Прокопьевск шәһәрендә туган.

1979 елда Мәскәү консерваториясен (Е. И. Шумилова классы) тәмамлаганнан соң, Махтумкули исемендәге Төркмән опера һәм балет театры солисты булып эшли (Ашхабад).

1995 елдан алып — Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты, 2011 елдан — педагог репетиторы.

Чекирова Людмила Дмитриевна матур тембрлы көчле тавышка ия. Гастрольләр белән Рәсәй, Алмания, Польша, Төркия буйлап йөри.

Спектакльләрдәге рольләре үзгәртү

  • Чио-Чио-сан (Дж. Пуччини операсы; дебют, Махтумкули исемендәге Төркмән опера һәм балет театры, 1979)
  • Аида (Дж. Вердиның шул ук исемле операсы)
  • Ярославна («Князь Игорь», А. П. Бородин)
  • Кармен (Ж.Бизеның шул ук исемле операсы)
  • Шәфәкъ («Ай тотылган төндә») һ. б.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү