Любовь Антоновна Богацкая — (1917 елның 20 августында, Белгород өлкәсе Колотиловка авылында туган — 1994 елның 14 июнендә мәрхүм булган 20 август 1917(1917-08-20), Колотиловка[d], Краснояружский район[d]14 июнь 1994(1994-06-14) (76 яшь), ) — Белгород өлкәсе Ракитянск районы «Краснояружский» токымлы мал заводы савучысы. Социалистик Хезмәт Каһарманы (22.03.1966).

Любовь Богацкая
Туган 20 август 1917(1917-08-20)
Колотиловка[d], Краснояружский район[d]
Үлгән 14 июнь 1994(1994-06-14) (76 яшь)

Биографиясе үзгәртү

Любовь Богуцкая 1917 елда Колотиловка авылында крестьян гаиләсендә туган. 1933 елда «Дубино» совхозында хезмәт юлын башлый. Соңрак «Краснояружский» совхозында бозау караучы булып эшкә күчә. 1938 елда савучы булып эш башлый[1]. Сугыш елларында бөтен мал көнчыгышка илнең тирән тылына озатыла. 1943 елда көтү туган ягына кире кайтарыла.

Мал бик ябык, алҗыган хәлдә була. Любовь Антоновна шушы катлаулы елларда да бер сыердан елына 1500-2000 кг сөт савып ала. Бишьеллык үтүгә аның төркемендә 10 сыер исәпләнеп, һәр сыердан елына 4000 килограммнан күбрәк сөт савып алган. 1950-1953 елларда сөт саву рекордлы була, һәм ул бер баш сыердан 5200 кг сөт савып ала башлый. Гадел һәм намуслы эшчәнлеге өчен Богацкая күп тапкыр бүләкләнә[2].

Терлекчелектә югары продуктлылыкка өлгәшкән өчен, Любовь Богацкая 1966 елның 22 март указы белән Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале белән бүләкләнеп, аңа Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә.

Аннарры хаклы ялга чыга.

Белгород өлкәсе хезмәтчәннәр депутатлары Советы депутаты итеп сайлана.

1994 елның 14 июнендә мәрхүм була.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

Социалистик Хезмәт Каһарманы (22.03.1966),

Ленин ордены (22.03.1966),

Кызыл Байрак Хезмәт ордены

Чыганаклар үзгәртү

  1. Богацкая Любовь Антоновна. beluezd.ru. 2019-04-17 тикшерелгән.
  2. Золотые звезды краснояружцев - Документ. gigabaza.ru. 2019-04-17 тикшерелгән.