Луиза Солтанова - актриса. 1944 елның 18 гыйнварында ТАССРның Азнакай районы Банки-Сукаеш авылында туа. 1962 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театрында эшли башлый. 1971 елда ТАССРның атказанган артисты исеме бирелде. 1981 елда ТАССРның халык артисты исеме бирелде.

Луиза Солтанова
Луиза Миргазыян кызы Солтанова
Туу датасы:

18 гыйнвар 1944(1944-01-18) (80 яшь)

Туу җире:

CСҖБ, РСФСР, ТАССР, Азнакай районы, Банки-Сукаеш авылы

Һөнәре:

актриса

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1962-

Бүләк һәм премияләр:

Татарстан Республикасының атказанган артисты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1944 елның 18 гыйнварында Азнакай районының Банки-Сукаеш авылында туган.

1958 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан. Лениногорск төзелеш училищесына укырга кергән.

Штукатурчы һөнәрен алып, Әлмәт төзелеш-монтаж идарәсендә эшләгән.

Бер үк вакытта, Драма сәнгате белән мавыгып, М. Горький исемендәге клуб каршындагы театр түгәрәгенә дә йөргән.

1962 елда Әлмәт татар драма театрына чакырылган.

Спектакльләрдә чыгыш ясавын дәвам итеп, 1964-66 елларда режиссер Г.Йосыпов җитәкчелегендә театр каршындагы студиядә укыган.

Театрның әйдәп баручы актрисасы; трагедияле һәм комедия рольләре уйнаган.

Театр еш кына, аның актерлык индивидуальлегеннән чыгып, репертуар төзи.

Иҗаты үзгәртү

Аның сәхнә сөйкемлелеге, рольләрне эшләүдә юка эмоциональ психологиясе, тавышның яңгыравы, пластик чагылышы тамашачылар аудиториясен яратуга мөмкинлек биргән. Аның образлары йомшак хатын-кызлык, хисләрнең киеренкелеге, характерның бөтенлеге белән сугарылган.

Театрда кайбер сәхнәләштергән рольләре үзгәртү

  • Мәйсәрә – “Зәңгәр шәл” (К.Тинчурин),
  • Шәфәкъ – “Ай тотылган төндә” (М.Кәрим),
  • Сәрби – “Яшь йөрәкләр” (Ф.Бурнаш),
  • Баян-сылу – “Козы-көрпеш һәм Баян-сылу” (Г.Мөсрепов),
  • Диләфрүз – “Диләфрүзгә дүрт кияү” (Т.Миңнуллин),
  • Алиман - “Анам кыры” (Ч.Айтматов),
  • Зөһрә - “Таһир-Зөһрә” (Ф.Бурнаш),
  • Расиха - “Әни килде” (Ш.Хөсәенов),
  • Рашель - “Васса Железнова” (М.Горький),
  • Җәмилә - “Бай һәм хезмәтче” (Х.Ниязи),
  • Ольга - “Фаҗига” (Л.Леонов),
  • Хәмдия - “Ак калфак” (М.Фәйзи),
  • Талия - “Ай булмаса, йолдыз бар” (Т.Миңнуллин),
  • Мәстүрә – “Җырланмаган җыр” (М.Кәрим),
  • Зөлфия – “Гүргә керер сер иде” (Р.Кинҗәбаев),
  • Рауза - “Монда тудык, монда үстек” (Т.Миңнуллин),
  • Разия - “Исәнмесез” (Т.Миңнуллин),
  • Матур апа - “Туй күлмәге” (М.Гыйләҗев),
  • Зарима - “Оҗмах капкасы” (М.Гыйләҗев),
  • Нурдидә - “Утрау” (З.Хәким),
  • Туктабикә – “Кыз урлау” (М.Кәрим),
  • Җомабикә – “Кыю кызлар” (Т.Гыйззәт),
  • Җиһан – “Аршин мал алан” (Г.Хаҗибәков),
  • Зинаида Михайловна – “Син кайда идең?” (Я.Пулинович).

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Гимранова Д.. . — Казан: Татар энциклопедиясе. 5 нче бүлек, 2010.
  • Әлмәт татар дәүләт драма театры. Автор һәм төзүче Җәмит Рәхимов. Әлмәт, 1994;
  • Әлмәт татар дәүләт драма театры. Төзүчеләр: Д.Гыймранова, Ә.Таһирова, Ф. Исмәгыйлева, Р.Мөхәммәтҗәнова. К., 2014;
  • Маликов Ә. Җаваплылык // Ватаным Татарстан. 1994, 11 окт.;
  • Гыймранова Д. И, гомер агышлары // Мәдәни җомга. 1998, 25 сент.;
  • Камалетдинова Д. Бәхетле мин, бәхетле // Сөембикә. 2009, №10; 2009;
  • Рәхимов Җ. Сәхнә йолдызлары. Луиза Солтанова // Әлмәт таңнары, 1994, 3 февр.;
  • Исхакова С. Актриса и ее роли // Знамя труда. 1999, 16 март;

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү