Луга (водьча Laugaz, jõtši Laukaa) — Россиянең Ленинград һәм Новгород өлкәләрендә ага торган елга. Елга озынлыгы — 353 км, су җыю бассейны мәйданы — 200 км2.

Луга (елга)
География
АТБ Ленинград өлкәсе, Новгород өлкәсе
Ил Россия
Координатлар 58°45'54.0"тн, 30°50'37.0"кнч, 59°40'37.9"тн, 28°18'41.0"кнч
РДСР 01030000512102000025583
Нинди сулыкка коя Луга култыгы Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 13 200 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 353 километр Edit this on Wikidata
Су чыгымы 93 м³/с Edit this on Wikidata
Карта

Исеме эстонча laugas «уем, сазлык, чокыр», яки финча laukea, эстонча lauk, laug «сай урын» сүзләре белән бәйле.

Башлангычын Новгород өлкәсендәге Тесов сазлыкларыннан ала, Выбья дип аталган төп һәм төньяк икегә тармакланып Фин култыгының Луга борынына коя. Ташу пөхтә Луга сулары Россини кылыгы буйлап Нарва елгасы тамагына чыгарыла.

Су ташу вакытында Россоня ермагы аша Луга сулары сулар Нарва елгасы тамагына ташлана.

Үзәне комлы, юл буйларында вак таш, акбур плитәләре очрый.

Диңгез биеклекләре кисешкән вакытта Сабс һәм Кенгисепп бусагалары барлыкка килә.

Кушылдыклары

үзгәртү

Черная (уң, Новгород өлкәсе янында Батецкий районының Мойка авылы тамагыннан 319 км алыстарак коя) Кленка (сул, тамагынан 303 км еракта) Тресна (уң, тамагынан 300 км еракта) Удрайка (уң, тамагыннан 243 км еракта) Вревка (сул, тамагыннан 225 км еракта) Переволок (уң, тамагыннан 204 км еракта) Оредеж (уң, тамагыннан 191 км еракта) Рыбина (сул, тамагыннан 186 км еракта) Остроленка (сул, тамагыннан 178 км еракта) Каменка (сул, тамагынан 177,5 км еракта) Ящер (уң, тамагыннан 177 км еракта) Кемка (уң, тамагынан 168 км еракта) Морьевка (сул, 38,5 тамагыннан км еракта) Мертвеца (сул, тамагыннан 18 км еракта)

Гидрология

үзгәртү

Туклануы катнаш, кар сулары өстенлек ала. Уртача су чыгымы тамагыннан 93 км еракта 60 м3/сек. Декабрь башында боз белән каплана, апрель башында ачыла. Югары агымда кар белән каплануның уртача срогы: 21 декабрь — 25 декабрь, түбән агымында: 21 ноябрь — 30 ноябрь. Югары агымда уртача боз китү срогы: 1 апрель — 10 апрель, түбән агымында: 11 апрель — 20 апрель).

Икътисади әһәмияте

үзгәртү
 
Елганың уртача агымында «Гаврюша» катеры

Суднолар йөреше: бусагалар белән бүленгән аерым участокларда суднолар йөри (173 км). Суднолар йөрешенең габариты һәм суднолар йөреше навигация хәле 1990 елдан эшләми.

Су белән тәэмин итү: Луга елгасы ярында Луга, Кингисепп, шулай ук төзелеп яткан Усть-Луга порты урнашкан.

Су реестры мәгълүматы

үзгәртү

Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча Балтыйк бассейны округына карый, су хуҗалыгы участогы — Луга. Нарва янында урнашкан кече елга бассейны.

Су ресурсларының федераль агентлыгы әзерләгән РФ территориясын су хуҗалыгы районының геомәгълүмат системасы мәгълүмәтләре буенча, дәүләт су реестрында су объектының коды — 01030000512102000025583.

Экологиясе

үзгәртү

2007 елда Луга сулары пычрак дип характерланган (УКВ — 2,72), су свйфаты 3-нче сыйныф сыйфатына тап килә («а» разряды). Исәпкә алынган 17 күрсәткечнең 9 буенча нормативларның артып китүе билгеләнгән. 2006 елда су шулай ук пычрак дип характерланшган (УКВ — 2,97).[1]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 2.1. Водные ресурсы рек и их качество 2.1.2.2. Трансграничное загрязнение поверхностных вод (недоступная ссылка). Министр природных ресурсов.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Луга (река) // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Луга // Словарь современных географических названий / Рус. геогр. о-во. Моск. центр; Под общ. ред. акад. В. М. Котлякова. Институт географии РАН — Екатеринбург: У-Фактория, 2006.