Лоретта Харроп (ингл. Loretta Harrop; 17 июль 1975 ел, Брисбен) — Австралия триатлончы, 1999 елда дөнья чемпионы, Олимпия уеннарының көмеш призёры.

Лоретта Харроп
Туган 17 июль 1975(1975-07-17) (48 яшь)
Брисбен, Австралия
Ватандашлыгы  Австралия
Әлма-матер Cavendish Road State High School[d]
Һөнәре териятлит

Биографиясе үзгәртү

Лоретта Харроп 1975 елның 17 июлендә Брисбенда туган. Спортта үз юлын йөзү белән шөгелләнеп башлый. Абыйсы Люк эзеннән эйәреп, триатлон белән шөгыльләнә башлый, аннары абыйсы Голд-Коста шәһәрендә машина астына эләгеп фаҗигале һәлак була[1].

Лоретта Харроп Бретт Саттон җитәкчелегендә күнекмәләр ала. 1999 елда дөнья чемпионы була. Бер елдан соң Сиднейда 2000 елгы Олимпия уеннарында үз илен күрсәтү өчен чыгу хокугын ала, биредә бишенче урынны яулый. Дүрт ел үткәч Афинада Җәйге олимпия уеннарында австрияле Олимпия чемпионы Кейт Аллендан җиде секундка калышып, көмеш яулый.

Үз карьерасында дөнья кубогының ун ике этабында җиңү яулый (1998 елда Нуса һәм Тисауйвароста, 1999 елда Тисауйварос, Исигаки, Гамагори һәм Лозаннада, 2000 елда Тисауйвароста, 2001 елда Исигакида, 2002 елда Гамагорри һәм Джилонгта, 2004 елда Эдмонтонта, 2005 елда Мулулабта)[2].

2012 елның мартында Лоретта Харроп Жаклин Фэруэтер һәм Эмма Карни белән бергә триатлон буенча Австралия федерациясенең Дан залына кертелә[3].

Голд-Костала ире Брэд һәм улы Хайден, кызы Эммерсон белән яши. Урындагы мәктәптә триатлон буенча дәресләр бирә.

Искәрмәләр үзгәртү