Лия Җәләлетдинова

Лия Илгизәр кызы Җәләлетдинова (6 декабрь 1985 ел, СССР, Свердловск өлкәсе, Красноурал) - рәссам, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе рәссамнар Берлеге әгъзасы.

Лия Җәләлетдинова
Туган телдә исем Лия Илгизәр кызы Җәләлетдинова
Туган 6 декабрь 1985(1985-12-06) (38 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Свердловск өлкәсе, Красноурал
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия
Һөнәре рәссам

Биографиясе үзгәртү

1985 елның 6 декабрендә Свердловск өлкәсенең Красноурал шәһәрендә туа. 2006 елдан башлап актив күргәзмә эшчәнлеге алып бара. 2008 елда «Лингвистика һәм мәдәниятара коммуникацияләр» юнәлеше буенча Түбән Новгород дәүләт лингвистика университетын инглиз һәм алман телләре белгечлеге буенча тәмамлый. Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе рәссамнар Берлеге әгъзасы; Берничә тапкыр шәһәр, республика, төбәкара, Бөтенроссия күргәзмәләрендә катнашып, диплом һәм грамоталар белән бүләкләнгән.

Иҗаты үзгәртү

Лия Җәләлетдинова квилтинг сәнгать юнәлешендә иҗат итә. Квилтинг пөхтәлек, төгәллек, югары техникалы тегү, сәнгать сәләтләре таләп итә торган декоратив-гамәли сәнгатьнең популяр төре.

Эшләре үзгәртү

Рәссамның эшләре "Россиянең яшь рәссамнары" (Мәскәү, 2007 ел), "Большая Волга" (Чабаксар шәһәре), "Большая Волга в Москве" (2009 ел) һ. б. күргәзмәләр каталогына кертелгән. 2009 елда "Русь мастеровая" (Чабаксар шәһәре) декоратив - гамәли сәнгать осталары конкурсында катнашты, анда II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Конкурс эше Чуаш Милли музее фондында урнашкан. Россия һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы.

Чыганаклар үзгәртү