Литва олау аты (литв. Lietuvos sunkieji arkliai) — олау атлар токымы. Токым Литвада җирле жемайт аты һәм швед ардены токымнары нигезендә китереп чыгарганнар. Төсе күбесенчә җирән, кайвакыт туры һ.б. Җилкә биеклеге 154–158, гәүдә кыек озынлыгы 162–164, күкрәк колачы 192–197, уч колачы 23–24 см. Талымсыз һәм күп эшли ала торган атлар. Иң зур тарту көче 860 кг. Сынауларда йөкләр белән (тарту көче 50 кг) 2 км ераклыгын 4 мин 45 с эчендә юртып узды.

Литва олау аты

Чыганаклар үзгәртү

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.