Липецк дәүләт техник университеты

Липецк дәүләт техник университеты (рус. Липецкий государственный технический университет) — Липецк шәһәрендә урнашкан югары уку йорты. Тулы исеме — «Липецк дәүләт техник университеты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе.

Липецк дәүләт техник университеты
Нигезләнү датасы 1956[1]
Логотип
Сурәт
Дәүләт  Россия[2]
Административ-территориаль берәмлек Липецк
Ана ширкәт Русия Федерациясенең фән һәм югары белем министрлыгы[3]
Рәсми веб-сайт stu.lipetsk.ru
Карта
 Липецк дәүләт техник университеты Викиҗыентыкта

Липецк дәүләт техник университеты (ЛДТУ)
Халыкара исемнәр
Lipetsk State Technical University
Элеккеге исемнәр
Липецк политехника институты
Эшләү еллары 1956
Ректор Сараев Павел Виктор улы
Адрес 398055, Россия, Липецк, Московская ур., 30
Сайт stu.lipetsk.ru

Тарих үзгәртү

 
Интернациональная урамында урнашкан Техник университетның В бинасы

1956 елда ССРБ Югары Белем министрлыгының 1956 елның 1 ноябрендәге 869 номерлы боерыгы белән Тула механика институтының кичке факультеты буларак нигез салына. Ул вакытта бу Липецк өлкәсендәге беренче һәм бердәнбер техник югары уку йорты булган. Башта факультетта ике белгечлек була:

  • машина төзелеше технологиясе, металл эшкәртү станоклары һәм инструментлар;
  • машиналар һәм кою җитештерү технологиясе.

Факультет нигезе белән бер үк вакытта югары математика, физика һәм химия кафедралары да оештырыла.

1959 елда кичке факультет Мәскәү корыч һәм эретмәләр институтының Липецк кичке факультеты буларак үзгәртелә, ә 1966 елда Мәскәү корыч һәм эретмәләр институтының Липецк филиалына үзгәртелә (ССРБның Югары һәм урта махсус белем бирү министрының 1966 елның 16 декабрендәге 471 номерлы боерыгы нигезендә). Ул вакытта кара металл металлургиясе һәм машина төзелеше технологияләре кебек яңа кафедралар булдырыла.

1973 елда Мәскәү корыч һәм эретмәләр институтының Липецк филиалы нигезендә ССРБ Министрлар Советының 1972 елның 27 гыйнварындагы 86 номерлы карары һәм ССРБ югары һәм урта махсус белем бирү министрының 1972 елның 15 маендагы 399 номерлы боерыгы белән дүрт факультеты булган Липецк политехника институты оештырыла. Укыту-лаборатория базасын булдыру, уку процессын методик һәм программа белән тәэмин итү буенча эш алып барыла.

1980 еллар ахырында техник белемне гуманизацияләү белән бәйле рәвештә мәдәният һәм психология кафедралары булдырыла.

1991 елда сигезенче факультет барлыкка килә — бизнес һәм менеджмент факультеты (хәзерге — икътисад факультеты). Шул ук вакытта яңа укыту-лаборатория корпусы төзелеше тәмамлана.

1994 елда Россия Федерациясе югары белем буенча дәүләт комитетының 1994 елның 26 маендагы 524 номерлы боерыгы белән институт дәүләт техник университеты статусына ия була.

2007 елда Липецк дәүләт техник университеты «Белем бирү эшчәнлеге» номинациясендә «Россиянең иң яхшы 100 товары» конкурсы дипломанты була.

2009 елда университет ГОСТ Р ИСО 9001-2008 белем бирү эшчәнлеге таләпләренә карата сыйфат менеджмент системасының ярашлыгына бәйле сертификат ала. 2010 елда университетның фәнни-тикшеренү секторы нигезендә фәнни-тикшеренү институты оештырыла.

Җитәкчеләр үзгәртү

  • 1956—1959 — Рева Леонид Александр улы
  • 1959—1969 -— Шаров Сергей Иван улы
  • 1969—1986 — Железнов Юрий Дмитрий улы
  • 1986-—2000 -— Коцарь Сергей Леонид улы
  • 2000—2008 — Куприянов Михаил Пётр улы
  • 2008—2018 — Погодаев Анатолий Кирьян улы
  • 2018 елдан — Сараев Павел Виктор улы

Социаль өлкә үзгәртү

ЛДТУ эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып социаль өлкә тора: югары уку йортының үз тулай торагы, спорт комплексы, ашханәсә һәм бассейны бар. Иҗтимагый оешмалар, ЛДТУ студентлары профкомы, университет музее, «Политехник» спорт-сәламәтләндерү лагере, «Политехник» спорт клубы актив эшлиләр, «Политехник» дип аталган университет газетасы һәм фәнни журналлар («Вести высших учебных заведений Черноземья», «Вестник Липецкого государственного технического университета», «Инновационная экономика и право») бастырыла. Соңгы елларда студентлар клубы составында 6 иҗат коллективы эшли. Студентлар клубы карамагында киноконцерт залы, репетиция бүлмәләре бар.

Факультетлар һәм институлар үзгәртү

Университетта түбәндәге факультетлар һәм институтлар бар[4]:

  • Металлургия институты
  • Машина төзелеше институты
  • Физика-технология факультеты
  • Транспорт инженерлары факультеты
  • Автоматлаштыру һәм информатика факультеты
  • Инженер-төзелеш факультеты
  • Икътисад факультеты
  • Гуманитар-социаль фәннәр һәм хокук факультеты
  • Читтән торып уку факультеты
  • Югары уку йортына әзерләү факультеты
  • Фәнни-тикшеренү институты
  • Университет көллияте

Предприятиеләр белән элемтә үзгәртү

Липецк дәүләт техник университеты Новолипецк металлургия комбинатының база уку йорты статусына ия. Комбинатның ЛДТУ белән хезмәттәшлеге металлургия юнәлешләрендәге профильле белгечләр әзерләү максаты белән гамәлгә ашырыла. 2013 елда Компаниягә ЛДТУны тәмамлаган 77 кеше кабул ителә, аларның 57 югары уку йортында белем алган вакытта Новолипецк металлургия комбинатының «Владимир Лисин исемле стипендия» һәм «ЛДТУ студентларына өстәмә һөнәри белем бирү» программаларында катнашкан.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ROR Data — v1.19 — 2023. — doi:10.5281/ZENODO.7644942
  2. GRID Release 2017-05-22 — 2017-05-22 — 2017. — doi:10.6084/M9.FIGSHARE.5032286
  3. Юридик шәхесләрнең бердәм дәүләт реестры
  4. Факультеты, институты. www.stu.lipetsk.ru. әлеге чыганактан 2021-01-22 архивланды. 2020-12-20 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү