Лимүзә Солтанова
Бу мәкаләне Луиза Солтанова мәкаләсе белән берләштерергә тәкъдим ителә Сәбәпләр һәм бәхәс Википедия:Берләштерүгә сәхифәсендә.
Бәхәс бер атна бара (шулай ук озаграк була ала). Бәхәс башланган көн – 15.05.2021. |
Лимүзә Миргазыян Кызы Солтанова (Луиза Солтанова) (18 гыйнвар 1944, Азнакай районы, ТАССР, Россия Федерациясе )— драматик актриса, ТАССРның халык атказанган (1971) артисты.
Лимуза Солтанова | |
---|---|
Туган телдә исем | Лимүзә Миргазыян Кызы Солтанова |
Туган | 18 гыйнвар 1944 (80 яшь) Азнакай районы Банки-Сукаеш авылы |
Ватандашлыгы | ССРБ → Калып:Россия Федерациясе → |
Һөнәре | драматик актриса, ТАССРның атказанган халык артисты.1971 ел . |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1944 елның 18 гыйнварында Азнакай районының Банки-Сукаеш авылында туган.
1958 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан. Лениногорск төзелеш училищесына укырга кергән.
Штукатурчы һөнәрен алып, Әлмәт төзелеш-монтаж идарәсендә эшләгән.
Бер үк вакытта, Драма сәнгате белән мавыгып, М. Горький исемендәге клуб каршындагы театр түгәрәгенә дә йөргән.
1962 елда Әлмәт татар драма театрына чакырылган.
Спектакльләрдә чыгыш ясавын дәвам итеп, 1964-66 елларда режиссер Г.Йосыпов җитәкчелегендә театр каршындагы студиядә укыган.
Театрның әйдәп баручы актрисасы; трагедияле һәм комедия рольләре уйнаган.
Театр еш кына, аның актерлык индивидуальлегеннән чыгып, репертуар төзи.
Иҗаты
үзгәртүАның сәхнә сөйкемлелеге, рольләрне эшләүдә юка эмоциональ психологиясе, тавышның яңгыравы, пластик чагылышы тамашачылар аудиториясен яратуга мөмкинлек биргән. С. образлары йомшак хатын-кызлык, хисләрнең киеренкелеге, характерның бөтенлеге белән сугарылган.
Театрда роле
үзгәртүРоле | Театр/ел | |
---|---|---|
1 | Галиябану | Т. Файзи |
2 | «Яланаяклы кыз» | 1954 ел |
3 | Гөлчирә «Ташкыннар» | Т.Гиззата, 1964 ел. |
4 | Хәмдия «Ак калфак» | М. Фәйзи; 1964 ел |
5 | Шафак «ай тотылган төндә» | М. Кәрим, 1966 ел. |
6 | Майсар («Зәңгәр шәл»). | К. Тинчурин, 1966), |
7 | Ольга «Нашествие» | 1967 ел. |
8 | Сони «Кыю йөрәк» | 1967 ел |
9 | Баян-Слу (Козы-Корпеш и Баян-Слу) | 1969 ел |
10 | Джамиля «Бай и батрак» | 1968 ел |
11 | Алиман «Ана кыры» | 1971 ел |
12 | Зөһрә, Сарби «Таһир һәм Зөһрә», | 1979 ел |
13 | Яшь йөрәкләр | 1991 ел |
14 | Шамсикамар | 1976 ел |
15 | Талия: «Ай булмаса, йолдызлар» | 1978 ел |
17 | Зөбәер «Зур юл янында тузан» | 1988 ел |
18 | Гаухар – Яшьлек, йөрәк ут кабыза… | 2001 ел |
19 | Хан - «әбиләр кияүгә чыкканнар» | 2002 ел |
20 | Разия «Исәнмесез» | 2005 ел |
21 | Рауза - «без Моннан…» | 2007 ел |
22 | Нурдидә - «мәхәббәт утравы» | 2009 ел |
23 | Зәимә-җәннәт ишекләре» | 2008 ел |
25 | Мәхмүзә -«Игезәге» | 2008 ел. |
26 | Дурлиджинан «кем анда?» | 2012 ел |
27 | Джомобика- «Кыю кызлар» | 2013 ел |
28 | Жихан - «Аршин мал алан» | 2014 ел |
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2010 - Р. Төхвәтуллин исемендәге премия лауреаты
- 2016 - "Намус һәм абруй" номинациясендә «Тантана» республика театр премиясе лауреаты»
- 1967 - "Нашествие" спектаклендә Ольга роле өчен Бөтенроссия смотрында 1 нче дәрәҗә Диплом
- 1970 - "Намус һәм абруй" номинациясендә «Тантана» республика театр премиясе лауреаты»
- 2013 - Әлмәт районы Башлыгының "ел актрисасы" премиясе лауреаты
Шулай ук карагыз
үзгәртүТәнкыйть
үзгәртүӘле 1965 елда ук Әлмәт шагыйрәсе С.Сөләйманова М. Фәйзи «Ак калфак» спектакленә рецензиядә Хәмдия роле турында яза: «Солтанова сәхнәдә пәйда булуга, хәзер сәхнә турында онытасың. Тәхкыйк сиңа күркәм холык вә күркәм холык һәм ахирәттә кәүсәр елгасын бирдек, ул елга сиңа һәм өммәтеңә хасдыр. Көтүче белән бергә аңа тамашачы да гашыйк була»
Чыганаклар
үзгәртү- Гимранова Д.. . — Казан: Татар энциклопедиясе. 5 нче бүлек, 2010.
- Әлмәт татар дәүләт драма театры. Автор һәм төзүче Җәмит Рәхимов. Әлмәт, 1994;
- Әлмәт татар дәүләт драма театры. Төзүчеләр: Д.Гыймранова, Ә.Таһирова, Ф. Исмәгыйлева, Р.Мөхәммәтҗәнова. К., 2014;
- Маликов Ә. Җаваплылык // Ватаным Татарстан. 1994, 11 окт.;
- Гыймранова Д. И, гомер агышлары // Мәдәни җомга. 1998, 25 сент.;
- Камалетдинова Д. Бәхетле мин, бәхетле // Сөембикә. 2009, №10; 2009;
- Рәхимов Җ. Сәхнә йолдызлары. Луиза Солтанова // Әлмәт таңнары, 1994, 3 февр.;
- Исхакова С. Актриса и ее роли // Знамя труда. 1999, 16 март;