Чаллы татар дәүләт драма театры актрисасы Лилия Минһаҗеваны иң тырыш актриса диләр. Юкка гына түгелдер. Хезмәттәшләре Лилиянең спектакль буласы көнне театрга 2 сәгать алдан килүе турында сөйлиләр. Лилиянең үз фикере буенча, 2 сәгать рольгә кереп китү өчен җитми.

        Лилия 1981 елның 17 февралендә Актаныш районы Олы Имән авылында туган.10 сыйныфта укыганда район күләмендә уздырылган смотр-конкурста  катнаша.Аннан лауреат исемен алып кайткач, артист булу турында уйламый әле ул. Әмма язмыштан узмыш юк диләр. Лилия  кулына аттестат алгач, укытучы булам диеп, дус кызы Алсу белән Алабуга педагогия институтының биология факультетына  документларын тапшыралар. Алар янында  мәдәният һәм сәнгать училищесында укый торган кызлар да була. Алсу белән Лилияне үзләре янына укырга керергә өндиләр кызлар. Документларын педагогия институтыннан алып мәдәният училищесына тапшыралар. Аларны татар төркеменә кабул итәләр. Башта  әнисе Лилияне ачулана. Әмма ачуы озакка бармый. Әтисе җор телле, гармунчы, авылда куелган бер генә спектакль дә аннан башка үзмый. Әтисенең сәнгатьне яратуы Лилиягә күчкәндер мөгаен.
       Лилиянең беренче роле - Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган “Кәләпүшче кыз” спектаклендәге Васфибану роле. Менә шуннан аның иҗат юлы башланып китә.Актриса аңа ышанып тапшырган һәр рольне җиренә җиткереп башкара.
       Лилия шәхси тормышы белән бергә сокландырырлык образлар иҗат итүче актриса да. Ире Илдар уңган ир-атларның берсе. Заманында үзе дә тавыш операторы булып эшләгән.
       Актрисаның иҗат юлына карасаң, аның бик күп рольләрдә уйнаганына инанасың. Лилия Чаллы театрында 2001 нче елдан бирле эшли. Шушы вакыт эчендә “”Кызлар,ишек ачыгыз!”да Әсма,Рәмзия, “Кәләпүшче кыз”да Васфибану, “Нурислам нигезе”ндә Рәфидә, “Гашыйклар тавы”нда Алсу, “Корт”та Рәмилә һәм башка бик күп,бик күп рольләр.

Лилиянең иң яраткан рольләре-Аяз Гыйләҗевның “Өч аршин җир” әсәре буенча куелган спектакльдәге Шәмсегаян һәм “Абага алмасы ачы була” драмасында Гөлия образлары. Гөлия образын тудырганда ул үзенең әбисен күз алдына китереп иҗат итә. Чөнки әбисе 27 яшьтә ике бала белән тол калып, гомере буе иренең сугыштан кайтканын көтә. Берничә тапкыр кияүгә сорап киләләр, ләкин ул иренә тугрылыклы кала.

       Лилия Казанга гастрольләр белән барган вакытта театрларга барып, барлык спектакльләрне карарга тырыша. Аның теләге-классик спектакльдә уйнау.