Лилита Озолиня (лат. Lilita Ozoliņa; 19 ноябрь 1947, Рига) — ССРБ һәм Латвиянең театр һәм кино актрисасы. Латвия ССР-ның атказанган артисты (1983).

Лилита Озолиня
Туган телдә исем лат. Lilita Ozoliņa
Туган 19 ноябрь 1947(1947-11-19)
Рига, Латвия Совет Социалистик Республикасы, СССР
Үлгән 5 июнь 2023(2023-06-05)[1] (75 яшь)
Латвия
Ватандашлыгы  Латвия
 СССР
Әлма-матер Латвийская музыкальная академия имени Язепа Витола[d]
Һөнәре актёр
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Биографиясе үзгәртү

Лилита Озолиня 1947 елның 19 ноябрендә Ригада интеллигентлар гаиләсендә туган: әнисе Альбертина, немец киностудиясендә режиссер ярдәмчесе булып эшләгән, әтисе Арвид, очучы-сынаучы булган.

Лилита Озолиня ун яшендә «Эхо» фильмында көтүче кыз роленә маташып карый, тик аны алмыйлар. 8 яшендә Лилита Рига киностудиясе янында киноактерлар халык студиясенә укырга керә.

Лилита мәктәп елларында медицина белән шөгелләнергә тели, урта мәктәптә уку белән беррәттән, медицина училищесында укый һәм Риганың Җөмһүрият клиник дәваханәсендә шафкәть туташы сыйфатында тәҗрибә үтә[2]. 1966 елдан Ян Райнис исемендәге сәнгать театрында эшли башлый.

1969 елда Лилита киноактёрлар студиясен тәмамлый, ә 1971 елда — Я.Виола исемендәге Латвия дәүләт консерваториясенең актёрлык факультетында белем ала.

Шул чакта ук ул беренче тапкыр кинода төшә, студиянең укытучыларының берсе, режиссёр Алоиз Бренч төшергән «Когда дождь и ветер стучат в окно» (1967) фильмында Велта ролен башкара. Бу эштән соң кинода башка рольләр килә. Әммә,танылуны аңа Алоиз Бренч төшергән «Долгая дорога в дюнах» (1980) фильмында Марта роле китерә. Уңыштан соң күп санлы әһәмият тәкдимнәре башлана, алар исәбендә «Краткое наставление в любви» мюзиклы, «Личная жизнь Деда Мороза» комедиясе (1982), «Двойной капкан» сәяси детективы (1985) һәм башкалар.

Актриса үз илендә сәяси һәм җәмәгать тормышында катнаша: 1975 елдан бирле — КПСС әгъзасы; Латвия ССР ы Югары Советы депутаты була[3].

ССРБ таркалганнан соң Рига киностудиясендә эш булмый, тик театр гына кала. Лилита Озолиня элеккегечә ике Рига сәхнәсендә: «Найлс»[4] театрында һәм Рига рус драма театрында эшли.

1994 елда Лилита Озолиня кино актёрларының «Балтыйк ынйылары» Рига халыкара фестивале эшендә катнаша, ССРБ-ның халык артисты Вия Артмане рәислеге астында киносмотры жюри әгъзасы була. 1997 елда — бу фестивальнең жюри рәисе булып тора.

2014 елда Лилита «Женщины Пикассо» постановкасында XX гасырның күренекле рәссамның яраткан хатыны — Дягилев труппасының иске балеринасы һәм рус генералы кызы Хохлова Ольганың образын уңышлы башкара [5].

Лилита Озолиня Ригада яши. Аның кызы — Лилиана Озолиня (лат. Liliāna Ozoliņa), үз вакытында MTV Latvija телеканалының директоры була

Фильмографияһы үзгәртү

  1. 1967 — Когда дождь и ветер стучат в окно — Велта
  2. 1968 — За поворотом — поворот — Инга
  3. 1969 — Лучи в стекле — Ася Ритум
  4. 1970 — Насыпь — Дзидра
  5. 1970 — Клав — сын Мартина — Ласма
  6. 1971 — Прогулка — Лилита
  7. 1972 — Петерс — Настя
  8. 1973 — Шах королеве бриллиантов — Майга Страута, доктор
  9. 1973 — Афера Цеплиса — гостья на свадьбе
  10. 1973 — Олег и Айна — Айна
  11. 1974 — Не бойся, не отдам! — Дезия
  12. 1975 — В клешнях чёрного рака — Мара
  13. 1976 — Сын председателя — Марина
  14. 1976 — Соната над озером — Вия
  15. 1979 — Ночь без птиц — Илзе
  16. 1979 — Незаконченный ужин — Соня
  17. 1980 — Жаворонки — Визма
  18. 1980 — Долгая дорога в дюнах — Марта
  19. 1982 — Личная жизнь Деда Мороза — Ольга Карповна
  20. 1983 — Краткое наставление в любви — Анна
  21. 1984 — Аплодисменты, аплодисменты… — гостья на вечеринке
  22. 1985 — Двойной капкан — Эва
  23. 1985 — Встретимся в метро — Наташа
  24. 1985 — Дороги Анны Фирлинг — Иветта
  25. 1985 — Фронт в отчем доме — Элга
  26. 1986 — Двойник — Нина
  27. 1986 — Он, она и дети — Валерия Снежкова
  28. 1990 — Майя и Пайя
  29. 1990 — Семья Зитаров — Алвина
  30. 1996 — Анна
  31. 2000 — Билет до Риги
  32. 2002 — Прогулка
  33. 2004 — Красная капелла — мадам Маер
  34. 2016 — Герой — Елизавета Ивановна Езерская

Бүләкләре, танылуы үзгәртү

  • 1983 — ССРБ Дәүләт премиясе (1983) : «Долгая дорога в дюнах» (ССРБ) телефильмында Марта образы өчен.
  • 1983 — Латвия ССР-ның атказанган артисты (ССРБ).
  • Ике мең — Вия Артмане исемендәге бүләк: «Латвия киносына керткән өлеше өчен» (актерларның халыкара «Балтыйк ынйылары» фестивале, Латвия).
  • 2009 — IV дәрәҗә Өч йолдыз ордены кавалеры (Латвия).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Mūžībā devusies Dailes teātra leģenda – aktrise Lilita Ozoliņa
  2. Актриса Лилита Озолиня: важно, что ты можешь удивляться (ВИДЕО), Mixnews.lv (недоступная ссылка). Mixnews.lv. Дата обращения: 6 апреля 2016. Архивировано
  3. ОЗОЛИНЬ Лилита Арвидовна Кино: Энциклопедический словарь/Гл. ред. С. И. Юткевич; Редкол.: Ю. С. Афанасьев, В. Е. Баскаков, И. В. Вайсфельд и др.- М.: Сов. энциклопедия, 1987.- 640 с., 96 л. ил.
  4. Что такое Латвийский театр Дайлес // Большой Энциклопедический словарь (БЭС) — Словари — Словопедия
  5. Спектакль "Женщины Пикассо" в Москве – купить билеты, отзывы, афиша

Сылтамалар үзгәртү