Ликвидлык (лат. liquidus — сыек, агучан) — активларны базар бәясенә якын бәясе тиз сатылуы. Ликвидлы — акчага әйләнә торган дигән сүз. Югары ликвид, түбән ликвид һәм ликвид булмаган кыйммәтләр (активлар) була. Активны аның тулы кыйммәтен исәпкә алып, аны җиңелрәк һәм тизрәк алмаштырырга мөмкин булган саен, шулкадәр ул ликвилырак була. Товар өчен ликвидлык аның номиналь бәясе буенча сату тизлегенә туры киләчәк, өстәмә ташламалар булмаячак. Активларның, банкларның, акчаларның, предприятиеләрнең, базарның, кыйммәтле документларның ликвидносы түбәндәге ликвидация төрләрен аера.[1]

Ликвидлык

Ликвидлык теге яки бу активлар хуҗасының аларны нинди җиңеллек белән акчага әйләндерүен аңлата.

Әгәр дә активлар акча формасында сакланса, хәл тагын да җиңеләя. Чөнки кирәк әйберләр алу өчен, акчаны бернинди арадаш операцияләрсез, ягъни турыдан-туры файдаланып була. Башка активлар белән чагыштырганда акчаның бер өстенлеге бар: алар абсолют ликвид була.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Лас-Тунас — Ломонос. — М., 2011. — С. 465. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 17). — ISBN 978-5-85270-350-7.

Әдәбият

үзгәртү
  • Бригхэм Ю., Эрхардт М. Анализ финансовой отчётности // Финансовый менеджмент = Financial management. Theory and Practice / Пер. с англ. под. ред. к.э.н. Е. А. Дорофеева.. — 10-е изд. — СПб.: Питер, 2007. — С. 121—122. — 960 с. — ISBN 5-94723-537-4.

Сылтамалар

үзгәртү