Лидия Юлиевна Виндт (29 гыйнвар 1901(19010129), Псков — 1990) — Россия әдәбият белгече.

Җенес хатын-кыз
Туу датасы 29 гыйнвар 1901(1901-01-29)[1]
Туу урыны Псков, Россия империясе
Үлем датасы 1990
Һөнәр төре әдәбият белгече
Эш урыны Кировский завод[d], Русия Милли китапханәсе һәм Русия Милли китапханәсе[1]
Әлма-матер Санкт-Петербург дәүләт университеты

Биографиясе үзгәртү

Петербург шәһәре яны Дудергофта үсә, «Дудергофские ключи» минераль су фабрикасы хуҗасы Виндт Юлийның (1860—?, Перновта туган) һәм аның хатыны Эмма Густавовнаның (кыз фамилиясе Зоргенфрей, Вильгельм Зоргенфрейның ике туган апае) кызы.

1918 елда Е. М. Гедданың Петербург гимназиясендә белем ала һәм соңыннан Беренче Петроград университеты составына кертелгән Өченче Петроград университетына (иске Бестужев курсларын) укырга керә. Курсны 1923 елда тәмамлый. Ары 1925 елда шулай ук Дәүләт сәнгать тарихы институтын тәмамлый. 1928 елга кадәр Дәүләт сәнгать тарихы институты аспирантурасында укый һәм дәресләр алып бара. Институтның «Поэтика» җыентыгында (1926-1927) басня теориясе буенча белгечләр тарафыннан югары бәяланган ике мәкалә бастыра[2].

Авыр чирдән соң 1930-1935 елларда «Красный путиловец» заводында китапханәче, референт һәм тәрҗемәче булып эшли. 1935 елда Германия файдасына шымчылык итүдә гаепләнеп кулга алына, әммә хөкем ителми. 1935-1937 елларда Ленинград Ачык китапханасында эшли. 1937 елда ире атып үтерелгәннән соң Кировскига сөргенгә җибәрелә.

1957 елда аклана. Француз әдәбияты, шул исәптән Жюль Реннарның («Избранные рассказы: Книга для чтения на французском языке в IX класс средней школы»; 1959) һәм А. Лесажның («Хромой бес: Книга для чтения на французском языке»; 1973) әсәрләре буенча берничә уку басмасы әзерли. «Франция язучылары» җыентыгында (1964, төзүчесе Е. Г. Эткинд) Ренар һәм Лафонтен турында мәкаләләр авторы. Вольтерның хатларын рус теленә тәрҗемә итә.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү