Леонид Серёгин
Серегин Леонид Алексеевич (1 апрель 1944 ел) — инженер-төзүче, дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе. 1994-2000 елларда Белорет шәһәр хакимияте башлыгы. Башкортстанның 1 нче һәм 2-нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты. Башкорт АССРның атказанган төзүчесе (1981). ССРБ Министрлар Советы премиясе лауреаты (1985).
Леонид Серёгин | |
---|---|
Туган | 1 апрель 1944 (80 яшь) Лапышты, Инзерский сельсовет[d], Белорет районы, БАССР, РСФСР, СССР[1] |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Магнитогорск дәүләт техника универститеты |
Һөнәре | инженер, дәүләт хезмәткәре |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Биографиясе
үзгәртүЛеонид Алексеевич Серегин 1944 елның 1 апрелендә Башкорт АССР-ның Белорет районының Лапышты авылында туган.
Хезмәт эшчәнлеген 1961 елда Белорет каласындагы тимер-бетон изделиеләре заводының агач эшкәртү цехында балта остасы булып башлый.
1964 елда Магнитогорск тау-металлургия институтына, хәзер Магнитогорск дәүләт техник университетына, укырга керә һәм 1969 елда аның сәнәгать һәм граждан төзелеше факультетын «инженер-төзүче» һөнәре буенча уңышлы тәмамлый.
1969-1971 елларда ССРБ Кораллы Көчләре сафында хәрби хезмәттә була.
1971-1977 елларда «Череповец» трестында эшли: прораб, өлкән прораб, баш инженер һәм тресты төзелеш идарәсе начальнигы була.
1977 елда туган ягына кайта һәм хезмәт эшчәнлеген Белоретта дәвам итә. Монда ул 3-нче төзелеш идарәлеге начальнигы, трестның баш инженеры һәм идарәчесе булып эшли.
1994 елның 25 апрелендә Леонид Алексеевич Серегин Башкортстан Президентының Указы белән Белорет шәһәре хакимияте башлыгы итеп тәгаенләнә.
2000 елдан Белорет металлургия комбинатында: капиталь төзелеш бүлеге начальнигы, 2002 елдан — төзелеш буенча директор.
2010-2013 елларда «Мечел» ачык акционерлар җәмгыйәтенең (Мәскәү) төзелеш департаменты директоры.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
үзгәртү- Башкорт АССРның атказанган төзүчесе (1981)
- ССРБ Министрлар Советы премиясе лауреаты (1985)
Чыганаклар
үзгәртү- Республика Башкортостан. Кто есть кто. Информационно-справочное издание. — Уфа: Торгово-промышленная палата Республики Башкортостан, 1998. — 363 стр.
- ↑ 1,0 1,1 Башкорт энциклопедиясе — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит