Леонид Яков улы Кнубовец (07.03 1937; Казан, ТАССР) — Түбән Кама нефть химиясе комбинаты проектының баш инженеры (1964 - 1986), шагыйрь, Түбән Кама шәһәренең шәрәвле ватандашы.

Леонид Кнубовец

Биографиясе үзгәртү

Кнубовец Леонид Яковлевич 1934 елның 7 мартында ТАССРның Казан шәһәрендә туа. 1951 елда Казан шәһәрендә урта мәктәпне, 1956 елда химия-технология белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын тәмамлаган. Казан СК заводында башта мастер, аннан цех башлыгы урынбасары булып эшли.

1963 елда Леонид Яковлевич Мәскәүгә күчеп китә, анда Гипрокаучук институтында эшли, баштан Түбән Кама нефть химиясе комбинаты буенча проектның баш инженеры булып 22 ел хезмәт итә (1964 елдан алып 1986 елга кадәр), аннары институтның баш инженеры урынбасары булып эшли. 1991 елда Израильгә, ә аннары 1997 елда Америка Кушма Штатларына күченә.

1982 елның 17 сентябрендә КПССның Түбән Кама шәһәр комитеты бюросы һәм халык депутатлары шәһәр Советы башкарма комитеты карары белән Кнубовец Леонид Яковлевич «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеменә лаек була.

Әдәбият үзгәртү

  • Кнубовец, Леонид Яковлевич. Избранное [Текст] / Леонид Кнубовец. - София : Pensoft, 2006. - 95 с.; 20 см.; ISBN 954-642-265-7

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү