Латыш (Мордовия)
Латыш авылы (рус. Латышовка) — Мордовиянең Кадошкино районына керүче татар авылы. Потиж елгасы буенда урнашкан.
Латыш | |
Дәүләт |
![]() |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Латышовское сельское поселение[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Латышовское сельское поселение[d][1] |
Халык саны |
663 (2002)[2], 578 (2010)[2] |
Почта индексы | 431911 |
Авылны темников татарлары нигезли. 2008 елда 261 йорт исәпләнгән, 248 йортта 607 кеше тора.
Авылда 1869 елга 127 йорт булган.
Авыл атамасы, имеш, аның хуҗасы булып торган морза Осташко Латышевтан килә.
Латыш авылы шактый зур татар авылы, ул олы юл (Саранск—Ковылкин) өстенә урнашкан, газы-суы кергән, хакимият үзәге үзләрендә, урта мәктәп, мәчет, клуб бар. Авылда 650 кеше яши, халык игенчелек һәм малчылык белән шөгыльләнә, фермерлары бар, 600 чакрым ераклыктагы Мәскәүгә барып эшләүчеләр дә бар. Шулай ук район үзәгенең якынлыгы, ерак түгел электротехника заводы булуы, Кадошкинода Голландия технологиясе белән роза чәчәкләре үстерүче теплицаның эшләп торуы да авыл халкына файдалы. Халыкның милли ягы да көчле булып чыкты, биредә саф татарча сөйләшәләр, сабантуйлар уздырыла.
Элек авылда 4 мәчет булган, совет заманында алар барысы да беткән. Хәзерге мәчет исә элеккеге балалар бакчасын үзгәртеп эшләнгән. 68 кеше «Батырлык өчен», 42 — «Хәрби хезмәтләр өчен», 185 — тылда эшләгән өчен медальләргә лаек булганнар.
Икенче дөнья сугышында авылдан 238 кеше катнаша. Авылда данлыклы миллиончы-колхоз «Ленинча» эшләп торган. 1956 елда ул бөтен Мордовиягә иң бай күмәк хуҗалык булып таныла, чөнки елына 2 млн сум табыш белән тәмамлаган.[3]
1970 елларда салынган яңа мәктәптә татар теле укыту беркайчан да бетмәгән, 2000 еллар ахырында югары классларда атнасына 6 сәгать, түбән классларада 5 сәгать татар теле һәм әдәбияты укытыла. Мәктәптә татар теле кабинеты бар, 2 укытучы ана телен укыта.
Халык
үзгәртү2002[4] | 2010[4] |
---|---|
663 | 578 |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 ОКТМО
- ↑ 2,0 2,1 Численность и размещение населения Республики Мордовия. Итоги Всероссийской переписи населения 2010 года
- ↑ [https://saransk.bezformata.com/listnews/selo-latishovka-kadoshkinskij-rajon/2840913/ Республика молодая 10.02.2012 10:59]
- ↑ 4,0 4,1 Численность и размещение населения Республики Мордовия (PDF), archived from the original (PDF) on 2014-07-25, retrieved 2013-06-22
- ↑ 2002 елгы җанисәп алу базасы., archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2013-06-22
Чыганаклар
үзгәртү- Топонимический список татарских населенных пунктов Мордовии(үле сылтама)
- Фәүзия Бәйрәмова. Мишәр иле
Бу — Мордовия географиясе турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |