Латвия җигем аты (лат. Latvijas zirgs) — җигем атлар токымы. Токым XX гасырның уртасында Латвиядә җирле ат һәм ольденбург токымнары нигезендә китереп чыгарганнар. Менге-җигем аттан олау атына күчү төре. Төсе туры, кара-туры, кара, җирән. Җилкә биеклеге 159–162, гәүдә кыек озынлыгы 167–168, күкрәк колачы 196–197, уч колачы 22–23 см. Чыдам һәм күп эшли ала торган атлар. Иң зур тарту көче 927,5 кг. Сынауларда йөкләр белән (тарту көче 50 кг) 2 км ераклыгын 4 мин 36,8 с эчендә юртып узды. Латвиядә үрчетәләр.

Латвия җигем аты
Латвия җигем аты

Чыганаклар үзгәртү

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.