Көн белән төннең алмашынып торуы

Көн белән төннең алмашынып торуы

Санкт-Петербургда (59°57′) июнь аенда ак төн
Альтада (69°56′) ярты төн кояшы
Нордкапта (71°1′) ярты төн кояшы

Безнең планетабызда көн белән төннең алманышып торулары буенча планетаны 5 төрле пояска бүләргә мөмкин.

  1. Әгәр экватордан башлап, ике як котыпка таба китсәк, беренче пояс 49° параллельгә кадәр җәелә — менә шул урыннарда гына инде һәрбер тәүлек тулы төннән һәм тулы көннән тора.
  2. Икенче пояс — 49° һәм 65½° арасында. Биредә җәйге Кояш торгынлыгы чорында өзлексез эңгер-меңгер дәвам итә, бу — ак төннәр поясы.
  3. Тар гына булган өченче пояс — 65½° һәм 67½° арасында. Бу пояста 22 июнь тирәләрендә Кояш берничә тәүлек рәттән һичбер батмыйча тора, бу — ярты төн Кояшы поясы.
  4. 67½° һәм 83½° арасындагы дүртенче поясның хас ягы — июнь аенда тоташ көн булып тору өстенә, декабрьда күп тәүлекләр буена тоташ төн булып торуда; берничә тәүлек буена Кояш һичбер чыкмый, якты көн урынына иртәнге һәм кичке эңгер-меңгер булып тора. Бу — кара көннәр поясы.
  5. Көн белән төн алманышып торуның иң катлаулы очрагы 83½° тан төньяктарак — бишенче пояста. Җәйге Кояш торгынлыгыннан алып кышкысына кадәр, ягъни 22 июньнән 22 декабрьга кадәр булган бөтен ярты ел 5 чорга бүленә:
    • беренче чорда тоташ көн булып тора;
    • икенче чорда бер көн икенче көн арасында, ярты төндә, эңгер-меңгер чаклары булып ала, ләкин тулысынча төн булмый (җәйге Санкт-Петербург төннәренә бик аз гына охшый);
    • өченче чорда эңгер-меңгер чагы кебек кенә якты булып тора — тулысынча көн һәм төн һичбер булмый;
    • дүртенче чорда ул тоташ эңгер-меңгер караңгылыгы ярты төн тирәсендә куера һәм тоташ кара көнгә әверелә;
    • бишенче чорда тоташ төн булып тора.

Икенче ярты елда — декабрьдан июньгә кадәр — шул ук күренешләр кире тәртиптә кабатланалар. Экваторның икенче ягында, көньяк ярымшарда да, билгеле бер географик киңлек сызыкларында шул ук күренешләр күзәтәләр.

Ярты төн кояшы һәм кара көннәр өлкәсе үзгәртү

Кояшның тәүлеклек юлы офык артына аз гына да төшмичә, офыкка тиеп кенә китә торган булса, ул урыннарда кичке яктылыкка таң килеп тоташу түгел, өзлексез көн булып тора. Андый күренешне 65°42′ киңлегендә күрә башларга мөмкин, ул урыннарда ярты төн кояшы хөкем сөрә башлый. Тагын да төньяккарак киткәч, 67°24′ киңлегеннән алып, өзлексез төннәр башлана, анда кичке яктылык белән иртәнге яктылык төн уртасында кушылмый, ә төш авышкач кушылып китә. Димәк «кара көн» хасил була. Кара көннең яктылыгы да ак төн яктылыгы белән бер дәрәҗәдә була. «Кара көннәр» өлкәсендә тоташ якты көннәр, ягъни ярты төн кояшы чыга торган чаклар да була, ләкин алар елның башка бер вакытына туры киләләр. Июнь аенда Кояш һичбер батмый торган урыннарда декабрьда тоташ төн башлана, ягъни Кояш чыкмый.

Чыганаклар һәм әдәбият үзгәртү

  • Перельман, Я.И. Кызыклы астрономия. Русча 8 нче басмадан тәрҗемә. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. — 232 б.